Муса Җәлилгә һәйкәл Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Үскәмән (, ) шәһәрендә урнашкан. Һәйкәл Казакъстанның «Идел» татар-башкорт берлеге тәкъдиме һәм матди ярдәме белән ачыла.

Тарих

Скульптура һәйкәле 2015 елның 22 июнендә Казакъстанның Үскәмән шәһәрендә () Касыйм Кайсенов урамы белән Александр Протазанов урамы кисешкән чаттагы бакчада ачылган.

Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов. Муса Җәлилгә Казакъстан җирендә һәйкәл кую тәкъдиме белән Казакъстанның «Идел» татар-башкорт берлеге чыга. Казакъстан хакимиятләренә берничә шәһәр, шул исәптән Алматы һәм Нурсолтан, тәкъдим ителә, ләкин Үскәмән варианты гына кабул ителә.

Сыйфатлама Үлбе () елгасы яр буендагы бакча уртасында ярымай , мәрмәр катыш бетоннан ясалган дивар алдындагы сары мәрмәр Муса Җәлилнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясалган. Бюсттан астарак, постаментка беркетелгән металл табличкага Советлар Берлеге Каһарманының Алтын йолдыз медале сурәте (сулда, өстә) һәм татарча (өстә) һәм русча (аста) мәгълүмат язылган:

Шагыйрь Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил

Поэт Герой Советского Союза Муса Джалиль

Ачылу Ачылу тантанасында Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе акимы урынбасары Жаксылык Омар, Үскәмән () шәһәре акимы Тимербәк Касыймҗанов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча килгән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша.

Сылтамалар Памятник татарскому поэту Мусе Джалилю открыли в казахстанском городе Памятник Мусе Джалилю открыли в Усть-Каменогорске

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Һәйкәлләр Төркем:Казакъстан һәйкәлләре Төркем:Үскәмән һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр Төркем:Язучыларга һәйкәлләр