Казан татар укытучылар мәктәбе — рус-татар казна мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләүгә хезмәт иткән уку йорты.
Башлангыч чоры 1876 елның 13 сентябрендә Казанда сигезъеллык Татар укытучылар мәктәбе — «Татарская учительская школа» ачыла. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче казна башлангыч татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. Шул төрдәге мәктәпләр арасында сан буенча өченче. Аңа кадәр шундыйрак мәктәпләр Уфа һәм Акмәчеттә ачыла. Мәктәп Бутягин йортында (хәзер Тукай урамы) урнаша.
Уку йортын булдыру — 1871 елда татар казна мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнгән бөек тюрколог-галим Вилһелм Радлов башлангычы. Радлов мәктәп өчен программалар әзерли, дәреслекләр төзи, укытучыларны таба. Уку йортының төп максаты — «мөселман динендәге яшь егетләрне Казан губернасының татар мәктәпләрендә рус телен тарату өчен әзерләү».
1917 елның 14 июнендә Вакытлы хөкүмәт укытучылар мәктәбен укытучылар семинариясе итеп үзгәртелә.http://rustik68.narod.ru/kazan/1437_kazan_uchit_shkola_tukai-73.html
Уку-укыту процессы Мәктәптә уку 4 ел тәшкил иткән. Мәктәпкә 15 яшькә җиткән егетләр алынган. Укучылар хәрби хезмәттән азат ителә.
Уку-укыту программасына 1-нче сыйныфтан рус теле, математика, дин гыйлеме, табигать белеме, икенче сыйныфтан аларга тарих, география өстәлә. Өченче курстан педагогика һәм дидактика укытыла. Шулай ук рәсем дәресләре, сызым ясау, гимнастика дәресләре керә. Татар теле укытылмый.
Уку-укытуга абруйлы мөгаллимнәр җәлеп ителә. Күпчелек укытучылар руслар була. Татарлардан мәктәптә табигать белемен һәм рус телен Ибраһим Терегулов белән Каюм Насыйри, дини гыйлемнәрне Шиһабетдин Мәрҗани, аннары Таиб Яхин, рәсем һәм каллиграфияне Шакирҗан Таһиров укыта. Инспекторлар (хәзергечә — директор булыр иде): Мөхәммәтгали Мәхмүтов (1876-1881), Шаһбазгәрәй Әхмәров (1881-1900), Михаил Пинегин (1900-1907), В. П. Брюханов (1907-1911), В. А. Зеленецкий (1911-1912), И. М. Крестников (1912-1917).
Уку йортына шик белән караучы татар халкының ихтирамын яулау өчен укучыларның әхлак һәм тәртип якларына зур игътибар бирелгән. Укучылар биш вакыт намаз укырга, атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, мөселманча киенергә тиеш була. Моны мәктәпнең тәрбиячеләре даими тикшереп торган.
Бәяләмәләр Мәктәп оештыручылар тоткан максатны акламаган. Рус миссионеры Н. Ильминский, Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе (1872-1890) ябылу уңаеннан язганча: «Мәктәпнең ябылуы — бик файдалы гамәл, чөнки бу мәктәп татар-мөселманнарны руслаштыру эшендә үзенең файдасызлыгын күрсәтте, (мәктәпләр) татар фанатизмын киметмиләр, бәлки татар зыялыларын тәрбиялиләр». Ильминский, шулай ук Казан укытучылар мәктәбен дә ябарга киңәш итә.
Шәхесләр Җитәкчеләре
Укытучылар
туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1845 Мөхәммәдтаиб Яхин Кышкар мәдрәсәсеКазан Татар укытучылар мәктәбе фольклорчы 1870-09-22 Николай Ашмарин Лазарев көнчыгыш телләре институты телбелгечлексикографязучытөркиятчешәркыятьче 1933-08-26
Тәмамлаучылар
1876-1917 елларда эшләү дәверендә әлеге мәктәпнең көндезге бүлеген 396 кеше тәмамлаган. Беренче чыгарылыш 1880 елда була, ул елны мәктәпне 5 кеше тәмамлый. Укып чыгучылар юллама белән казна мәктәпләренә җибәрелә. Алар мәгърифәт министрлыгы учреждениеләрендә мәҗбүри 6 ел хезмәт куярга тиеш була.
Монда төрле елларда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты Садри Максуди, революционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, галимнәр Мөхетдин Корбангалиев, Гыйлем Камай, Гыйбад Алпаров, педагог Нургали Надиев, дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев, мөгаллим, Хезмәт Батыры Габдрахман Рәфыйковны атарга була.
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1845 Мөхәммәдтаиб Яхин фольклорчы Казан Татар укытучылар мәктәбе 1858 Шакирҗан Таһири язучы Shakirdzhan Tagirov 1918-01-14 1864 Гайнетдин Әхмәрев тарихчыэтнографпедагог Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте 1911-09-20 1873-10-261873-11-07 Мөхетдин Корбангалиев галим Казан (Идел буе) федераль университетыМөселман балалар ятимханәсеШәрык клубыКазан мөселман хәйрия җәмгыятеКазан шәһәр думасыТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыКазан педагогика көллиятеТатар дәүләт гуманитар-педагогика университетыТатарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыМәктәпГыйльми Үзәк Muhitdin Kurbangaliev 1941-06-03 1873-03-01 Габдрахман Рәфыйков педагогукытучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 1954-05-03 1875-03-19 Тимерша Соловьёв язучыжурналистнәшир 1947 1878-02-10 Гаяз Исхакый язучыдраматургжурналистсәясәтчепублицист Әмирхания мәдрәсәсеХөсәения мәдрәсәсеТаң йолдызыИлМаяк Ayaz İshaki 1954-07-22 1878-07-06 Кәлимулла Хәсәнев сәясәтче Дума Kalimulla Khasanov 1949 1880-02-05 Мәхмүтфуат Туктаров журналистсәясәтче Fuad Tuktar 1938-12-19 1882-01-29 Галимҗан Сәйфетдинев «Кызыл байрак»«Аваз» 1918-09-10 1883-04-09 Гомәр Терегулов сәясәтчеязучыпублицист Gomer Teregulov 1938-08-29 1883-12-25 Шакир Мөхәммәдъяров хокук белгечесәясәтчепублицист 1967 1889-12-11 Гариф Багданов 1955-08-10 1891-04-07 Миргазиян Крымов укытучыхәрби хезмәткәр Үзәк мөселман хәрби коллегиясе5-нче армия (ЭККА)РФ КК гомумгаскәри академиясеМИСиС Илкүләм фән һәм технология университетыРоссия дәүләт гидрометеорология университеты 1945-04-15 1892-07-13 Мирсәет Солтангалиев сәясәтче И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетыҮзәк мөселман хәрби коллегиясеCouncil of People's Commissars on War AffairsRussian Muslim Communist Party Mirsaid Sultan-Galiev 1940-01-28 1896-01-15 Микъдәт Юныс улы Борындыков сәясәтче Үзәк мөселман хәрби коллегиясеБөтенроссия баш штабыЭшче-крестьян инспекциясеРСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариатыТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыССРБ Дәүләт банкыБСЭ1/КожсиндикатКазан утлары 1965 1898-01-13 Фәтхи Бурнаш язучышагыйрьжурналистдраматургтәрҗемәче «Кызыл Армия»Таң«Ватаным Татарстан»Безнең байрак«Чаян» журналыГалиәсгар Камал исемендәге Татар театрыТатарстан китап нәшриятыТатар опера студиясеКПССның Татарстан өлкә комитеты Fathi Burnash 1942-08-01 1901-12-23 Мәкәрим Мәһдиев театр актерытеатр режиссерыпедагог Уфа дәүләт «Нур» татар театрыМәскәү үзәк татар эшче театрыГалиәсгар Камал исемендәге Татар театрыШәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеУфа сәнгать училищесыБашкорт дәүләт академия драма театры 1938-07-10
Искәрмәләр
Чыганаклар «Казанская татарская учительская школа — новое образовательное заведение для татар (по документам Национального архива Республики Татарстан)» Татар укытучылар мәктәбе бик күп татар зыялыларын формалашуга этәргеч биргән, дип саный галимнәр.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1876 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Казан урта һөнәри уку йортлары Төркем:1917 елда ябылган уку йортлары Төркем:Татар телле урта һөнәри уку йортлары