Джордж О́руэлл (, чын исеме Эрик Артур Блэр, ; 25 июнь 1903 — 21 гыйнвар 1950) — Британия язучысы һәм публицисты. «1984» антиутопик романы һәм «Мал ишегалды» хикәясе авторы буларак танылган. Сәяси телгә соңрак киң таралган салкын сугыш төшенчәсен кертәCold War // Encyclopædia BritannicaOrwell for our time The Guardian.
Тормыш юлы Эрик Артур Блэр 1903 елның 25 июнендә Мотихарида (Һиндстан) Британия әфьюн бүлеменең колониаль башкармасы хезмәткәре гаиләсендә туаGEORGE ORWELL'S BIRTHPLACE BECOMES MUSEUM // BBC, ARENA GAZETTE NEWS WEEK, 14 August 2014 :"Orwell’s father worked for the opium department of the British government overseeing the production and storage of the drug before it was exported to China.". Изге Киприан мәктәбендә белем ала. 1917 елда стипендия ала һәм 1921 елга кадәр Итон Колледжына йөри. 1922 елдан 1927 елга кадәр Бирмада колониаль полициядә хезмәт итә. Соңрак озак вакыт дәвамында Бөекбританиядә һәм Аурупада төрле даими булмаган эшләрдә эшләп гомер сөрә. Шул ук вакытта нәфис проза һәм публицистика яза башлый. Парижга инде ул язучы булу нияте белән килә.
1936 елда өйләнә. Инде алты айдан хатыны белән Испаниядәге гражданнар сугышының Арагон фронтына китә. Сугышта авыр яраланганчыга кадәр бер ярым ел үткәрә.
Икенче бөтендөнья сугышы дәвамында Би-би-си каналында антифашистик тапшыру алып бара.
1950 елның 21 гыйнварында туберкулёз чиреннән Лондонда үлә.
Искәрмәләр
Төркем:Джордж Оруэлл Төркем:Бөекбритания язучылары Төркем:Антикоммунистлар