Надежда Петина, Надежда Гаврила кызы Петина, (21.09.1932, Ырынбур) — скульптор, РСФСР атказанган рәссамы (1974), Ырынбур шәһәренең (2010), ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1960). Ырынбур өлкәсе рәссамнар берлеге идарәсе рәисе (1971-1979).
Муса Җәлилнең туган ягы — Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында каһарман шагыйрьгә куелган һәйкәлнең (1975) авторы. Казандагы Ф.И. Шаляпин һәйкәле проекты конкурсы дипломанты .
Тәрҗемәи хәле 1932 елның 21 сентябрендә Ырынбур шәһәрендә, рәссам һәм сынчы Гаврила Алексеевич Петин (1909-1947Гаиләсен яклап, 38 яшендә бандит кулыннан һәлак булган) гаиләсендә туган. Әүвәл скульптура һөнәренә үз әтисеннән өйрәнә. Ырынбур шәһәренең Комсомол урамында 1940 елда Г.А. Петин үзе салган, остаханәсе һәм эчке ишегалды булган зур йортта (хәзер Г.А. һәм Н.Г. Петиннар исемендәге мемориаль комплекс) шөгыльләнә. «Рәссам-скульптор» белгечлеге буенча Ленинградта ССРБ сынлы сәнгать академиясенең И.Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының () скульптура факультетын (В.В. Лишев, Я.И. Крестовский остаханәсе) тәмамлаган (1955). 1905 елгы инкыйлаб темасына «Уяну» (Пробуждение) исемле диплом эше яклагач, Ырынбурга әйләнеп кайта һәм 15 ел буена шәһәрдә бердәнбер скульптор була.
Иҗаты Н. Г. Петина — Ырынбур өлкәсе шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм авылларында, өлкәдән читтә куелган күп санлы һәйкәлләрнең авторы. Ырынбур губернаторларының, рус шагыйрьләре, музыкантлары, рәссамнарының (Бетховен, Рахманинов, Шаляпин, Оренский, Лядов, И.И. Неплюев, П.И. Рычков, Т.Г. Шевченко, В.П. Поляничко, А.М. Горький, Юрий Нагибин һ. б.), шулай ук дан алган якташлары—ырымбурлыларның (Муса Җәлил, Ширван Гыйззәтов, В.М. Чердинцев, А.И. Родимцев) скульптур портретлары галереясен булдыра. Һәйкәл, скульптура, истәлек тактаташларны гипстан, бронзадан, мәрмәрдән, агачтан, шамоттан ясый.
А.С. Пушкин темасына ясаган хезмәтләре «Пушкин һәм » (1979) «Хәтерлим мин гүзәл бер мизгелне» (1979) «Болдино көзе» «Пушкин һәм Даль» һәйкәле (1982-1988) – Ырынбур шәһәренең визит карточкасына әверелгәнЫрынбур мәдәнияте порталында.
Хезмәтләре 16 шәһәр музей һәм галереясендә саклана — Третьяков галереясендә (Мәскәү), Ырынбур өлкә сынлы сәнгать музеенда (60 хезмәте), Саранск картиналар галереясендә, Санкт-Петербург, Казан, Бөек Новгород, Пермь, Сүздәл, Красноярск, Курган, Барнавыл, Акъяр, Тубыл шәһәрләренең сынлы сәнгать музейларында. Ырынбурда ясаган 10 һәйкәле, бюсты, истәлек тактаташы куелган.
Муса Җәлил һәйкәле
1976 елда Советлар Берлеге Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) туган ягы — Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында шагыйрьнең бронзадан эшләнгән бюсты урнаштырылган һәйкәлне төзи.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены 1974 РСФСР атказанган рәссамы 1998 Ырынбур өлкәсе губернаторы премиясе — «Пушкин һәм Даль» һәйкәле (1988) өчен 1999 Муса Җәлил премиясе 1999 «Ырынбур лирасы» премиясе 2002 РФ рәссамнар берлегенең алтын Пушкин медале 2008 Дуслык ордены (РФ) Федор Шаляпин һәйкәленә (Казан) конкурс дипломанты
Фотогалерея
Әдәбият И. Бушухина. Гавриил Петин, Надежда Петина: скульптура. Ырынбур,, 2010.
Сылтамалар Надежда Гавриловна Петина Надежда Гавриловна Петина белән әңгәмә. «Вертикаль» журналы (Ырынбур) Жизнь в искусстве — Надежда, оправдавшая надежды. «Оренбургская неделя», № 47 14 ноября 2012 г.
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Скульпторлар Төркем:РСФСР атказанган рәссамнары Төркем:Муса Җәлил Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар