Рәфис Рафаил улы Кашапов (1958 елның 2 июле, Азнакай районы, Тымытык авылы) — Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Яр Чаллы бүлекчәсенең рәисе, 2014 елда сәяси чыгышлар өчен кулга алынган, Мемориал хокук яклаучы оешмасы буенча сәяси тоткынhttp://memohrc.org/news/memorial-schitaet-rafisa-kashapova-politzaklyuchennym «Мемориал» считает Рафиса Кашапова политзаключенным. Россия тарихында "сепаратизмга чакыру" өчен беренче хөкем ителгән тоткынhttp://echo.msk.ru/news/1623104-echo.html.
Рәфис Кашапов "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Кайда Россия, шунда яшь һәм үлем", "Украинаны һәм бөтен төрки дөньяны саклыйк", Путинны Гитлер белән чагыштырган мәкаләләрен, Кырымның Россиягә кушылуына каршы язуларын бастырган өчен 2014 елның декабрендә кулга алынган.
Тикшерү юрамасы буенча Кашапов үз язмаларында "Алар/агрессор", "ярымутрауның яңа танылмаган хакимияте", "Россия җәза бирүчеләре", "Владимир Путин", "урыслар" категориясенә карата нәфрәт хисләрен кузгата. Шуның өчен 2015 елның 16 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең мәхкәмәсе Кашаповны өч еллык төрмә җәзасына хөкем итә.
Төрмәдә Кашаповка карата төрле җәберләү чаралары кулланылган дип белдереләhttp://www.azatliq.org/s?k=%D0%A0%D3%99%D1%84%D0%B8%D1%81+%D0%9A%D0%B0%D1%88%D0%B0%D0%BF%D0%BE%D0%B2.
2016 елның гыйнварында Кашапов Россия мәхкәмәсе карарына Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять җибәрәhttp://www.kommersant.ru/doc/2889708.
"Мемориал" хокук яклаучы оешмасы һәм "Сәяси тоткыннарга теләктәшлек берлеге" Кашаповны сәяси тоткын буларак таныйлар. Россия хөкүмәте яклы матбугатында Кашапов татар милләтчесе дип йөртелә.
2017 елның 27 декабрендә иреккә чыгарыла.Рәфис Кашапов төрмәдән иреккә чыкты 2018 елда Р.Кашапов Бөекбритания хөкүмәтеннән сәяси сыену сораган.Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену сораган Хәзерге вакытта Лондонда яши.
2022 елдан Киевта теркәлгән «Азат Идел-Урал» хәрәкәтен җитәкли.
2023 елның гыйнварында Русиянең Юстиция министрлыгы Рафис Кашаповны ят агент итеп таныган.Коммерсант: Минюст РФ признал Рафиса Кашапова иностранным агентом
Моны да карагыз Боляень Сыресь
Искәрмәләр
Сылтамалар Кашапов штрафизоляторда, гаиләсе белән очрашуга рөхсәт бирмиләр Правозащитный Центр «Мемориал»
Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Сәяси активистлар Төркем:Сәяси тоткыннар Төркем:Россиядә «чит ил агентлары» дип танылган шәхесләр