Гыйльми Баһаветдинов, Гыйльми Авзалетдин (вариант: Әбләз Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре) улы Баһаветдинов, (1923-1945) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленинград фронты 21нче армия 381нче укчы дивизия 1259нчы укчы полкның пулемет расчеты командиры, (1945), сержант.

Тәрҗемәи хәле 1923 елның февраль аенда ТАССР Бөгелмә кантоны (1930 елдан Шөгер районы, 1969 елдан Лениногорск районы) Сарабиккол авылында туган. Милләте — татар. Туган авылында ТБУМ — тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта эшли.

Бөек Ватан сугышында 1942 елда хәрби хезмәткә алына. Май аеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: Кырым фронты, Көньяк-Көнбатыш фронт, Көньяк фронт, 4нче Украина фронты, Ленинград фронты, 2нче Белоруссия фронтында яуларда катнаша. Ленинград фронты 21нче армия 381нче укчы дивизия 1259нчы укчы полкның пулемет расчеты командиры булып хезмәт иткән. 1944 елның 10 июнендә дошманның (фин солдатлары) Карел бугазы саклану сызыгын өзгәндә, дошман ныгытмаларына беренче булып ташлана, дзотка гранаталар ыргыта. Рота һәм взвод командирлары сафтан чыккач, аларны алыштырып, сугыш кырында үз артыннан башкаларны ияртә. Дүрт тапкыр каты яралана. 1945 елның 19 мартында Данциг (Гданьск, Польша) тирәсендә һәлак була. Гданьскидан 22 км көнбатыштарак җирләнгән. 1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Хәтер

Лениногорск шәһәренең бер урамына исеме бирелгән. Сарабиккол авылында обелиск куелган. 1998 Лениногорск шәһәрендә Каһарманнар аллеясында бюсты куелган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1945 Советлар Берлеге Каһарманының «Алтын йолдыз» медале 1945 Ленин ордены медальләр

Әдәбият Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6 Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987. Герои Советского союза-наши земляки.Кн.1. Казан, 1982. Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990. Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.

Сылтамалар Баһаветдинов Гыйльми Абзал улы Г.А. Баһаветдинов «Милләттәшләр» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар