«Наёмщик», «Наёмщик» музыкаль драмасы ( — 5 пәрдәлек тарихи музыкаль драма. Таҗи Гыйззәт әсәре, көен Салих Сәйдәшев иҗат иткән. Спектакль премьерасы Сембер шәһәрендә 1925 елда, Казанда 1928 елда уйналган.

Тарих 1925 елда, Сембер шәһәрендә үзешчән татар драма түгәрәге белән җитәкчелек иткәндә, драматург Таҗи Гыйззәт мулла малае урынына хәрби хезмәткә ялланган ярлы егет турында «Наёмщик» пьесасын яза. Пьеса буенча куелган спектакль әүвәл Сембердә уйнала (1925). Аннары Алабуга, Бондюг, Чаллы, Казан тамашачыларына күрсәтелә.

С. Сәйдәшев «Наёмщик»ны операга кадәр үстермәкче була, ләкин хыялы тормышка ашмый.

Спектакльне 1931 (режиссеры Сөләйман Вәлиев-Сульва), 1941 (режиссеры Кәшифә Тумашева) елларда Татар дәүләт академия театрында яңартып куялар.

Соңрак М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында музыкаль драма буларак уйнала.

1950 елда композитор Александр Ключарев опера итеп эшли.

Казанда премьера Казанда 1928 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. Режиссёр — Сөләйман Вәлиев-Сульва (1899-1956). Сәхнә бизәлеше — Петр Сперанский (1891-1964). Либретто — Таҗи Гыйззәт.

Баш рольләрдә Батырҗан — Ситдыйк Айдаров (1895-1938). Гөлйөзем — Рокыя Кушловская (1901-1986). Бүтән рольләрдә Зәйни Солтанов (Иманкол), Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Насыйбуллин, Хәким Сәлимҗанов (Әскәр), Гөлсем Болгарская (Миңсылу), Казан театр техникумы студентлары уйный.

Тәнкыйть Режиссер С. Вәлиев-Сульва музыкаль драманы сыйныфлар арасындагы каршылыкны сурәтләүче социаль драма итеп үзгәртә. Гадел Кутуй 1928 елда куелган спектакльне югары бәяләми.

Яңа куелыш 2016 елда Казан консерваториясенең опера студиясе (җитәкчесе Әлфия Җаббарова) Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында әсәрне концерт башкаруында куйды. Спектакльдә «Tatarica» оркестры (җитәкчесе Ринат Халитов), Казан музыка көллиятенең татар хоры (җитәкчесе Венера Гәрәева) катнашты. Режиссер — Фәрит Бикчәнтәев.

Төп партияләрне башкаручылар Батырҗан — Филүс Каһиров Гөлйөзем — Айгөл Хәйри

Искәрмәләр

Чыганаклар А. Алмазова. Фарид Яруллин и татарский балет. Казан: ТКН, 1987. М. Галиуллина. Наёмщик сәхнәгә кайтты. «Сәхнә», 2016 ел, № 6. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Моны да карагыз Рекрут

Төркем:Татарча спектакльләр Төркем:Әлифба буенча спектакльләр Төркем:Татар опералары Төркем:Таҗи Гыйззәт