Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, — Татарстанның Чистай районында урнашкан, 1920 елдан бирле эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы махсус урта һөнәри белем бирүче, дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Татарстанның иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2020 елның 1 февралендә уку йорты ачылуга 100 ел тула. Уку йорты 7 белгечлек буенча махсус урта һөнәри белемле агросәнәгать комплексы белгечләре әзерли. Илнең агросәнәгать комплексы өчен 18 853 белгеч әзерләп чыгарган.
Тарих 1920 елда авыл хуҗалыгы мәктәбе нигезендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумы буларак оеша. Чистай Выселкасы авылында 1929 елда оештырылган «Кызыл пролетарий» күмәк хуҗалыгы совхоз-техникумның уку-укыту һәм практика үтү базасы булып хезмәт итәЛ. Карташова. Әле шәһәр түгел, инде авыл да түгел. «Республика Татарстан», 19.07.2003 . 1948-2002 еллардагы исеме — Чистай совхоз-техникумы. 2002-2005 елларда — «Чистай районы совхоз-техникумы» ДУПТР архив эше буенча дәүләт комитеты сәхифәсендә 2005 елдан Чистай авыл хуҗалыгы техникумы. 2015 елда уку йортына Г.И. Усманов исеме бирелә.
Белгечлекләр «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» (9 һәм 11 класс базасында) — «техник-механик» дипломы бирелә. «Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» (11 класс базасында) — «техник-электрик» дипломы бирелә «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» (тармаклар буенча) (11 класс базасында) — «бухгалтер» дипломы бирелә. «» (9 класс базасында) — «техник-җир тергезүче» дипломы бирелә. «Агрономия» (9 һәм 11 класс базасында) — «агроном» дипломы биреләУчеба.ру сайтында .
Өстәмә белгечлекләр Механиклар өчен: B, C, D, E, F категорияле авыл хуҗалыгы трактористы Автомобиль йөртүче Җир тергезүчеләр өчен: сызымчы Электриклар өчен: электр җиһазларына хезмәт күрсәтүче һәм ремонтлаучы 3нче разрядлы электромонтер Бухгалтерлар өчен: шәхси ЭВМ операторлары
Техникумны бетерүчеләргә Казан дәүләт аграр университетына керү мөмкинлеге бар.
Шәхесләр Директорлар 1920-???? — ??? ????-???? — ??? ????-2015 — Георгий Копышев, ТР атказанган укытучысы. 2015- — Әнәс Нуруллин, биология фәннәре кандидаты, доцент, ТР атказанган экологы.
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
90 ел эчендә 19 меңгә якын авыл хуҗалыгы белгече әзерләнгән. Гомәр Усманов, 1982-1989 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе, 1989-1990 КПСС ҮК сәркатибе. Габдулла Җиһаншин (1917-2015), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1970), ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (1998), ТР дәүләт премиясе лауреаты (2001). Асылгәрәй Япиев (1929), медицина фәннәре докторы, профессор (Ижау).
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Габдулла Җиһаншин 1917-06-22 Татар Талкышы галим Мари дәүләт университеты 2015-03-03
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
ТР электрон мәгарифе порталындагы сәхифәсе Чистай районы рәсми сайтында мәгълүмат Нам есть чем гордиться. «Элита Татарстана», 08.12.2010
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1920 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Чистай