Йөзем-Ирек Рахманкулова, Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова, (1925 елның 14 сентябре, СССР, РСФСР, Самар — 2017 елның 28 августы, РФ, Мәскәү) — тел галиме (германист), филология фәннәре докторы (1975), профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе (1994). Кызыл Армиянең (1946 елдан Совет Армиясе) чит телләр хәрби институты (КА ЧТХИ, ) (Мәскәү), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты () (1977) , Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты чит телләр кафедрасы мөдире (1959-1990). Бөек Ватан сугышында хәрби тәрҗемәче булып катнашкан.
Тәрҗемәи хәле 1925 елның 14 сентябрендә Самарда (1935-1991 елларда Куйбышев) туган. Әтисе Салих Рахманкулов, Санкт-Петербургда политехника институтын тәмамлаган -тимер юлчы, әнисе атаклы Аитовлар нәселеннән. 5 яшеннән Австрия мөһаҗире булган укытучыдан алман телен өйрәнә. Куйбышев мәктәбендәСталин кызы Светлана Аллилуева, башка Политбюро әгъзаларының балалары укыган мәктәп булачак хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче махсус сыйныфта укый.
Бөек Ватан сугышында
1942 елның 29 ноябрендә КА ЧТХИ төп (чит телләр) факультетына чакырып алалар. 2 декабрьдә бирә. 1943 елның март-сентябрендә Ставрополь-на Волге (хәзерге Тольятти) шәһәрендә хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларда укый. Разведка төркемендә тәрҗемәче, штаб башлыгының 2нче ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1нче, 4нче Украина фронтларында, 1нче, 201нче, 168нче дивизияләр белән Данбасны, Киевны, Карпатны азат итүдә катнаша. Словакия баш күтәрүендә катнаша. Кызыл Йолдыз ордены (1944), 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә.
1956 елда капитан дәрәҗәсендә Кораллы көчләрдән хезмәттән җибәрелә.
Сугыштан соң Мәскәүдә КА ЧТХИның педагогика факультетын кызыл дипломга тәмамлый (1950). Адъюнктурада укый. Рус телен өйрәнүче чит ил студентларын укыта. Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтында кандидатлык (1958), докторлык (1975) диссертацияләре яклый. Аның кул астында 8 кеше докторлык, 30 кеше кандидатлык диссертациясе әзерли. Уналты ел Мәскәү электрон машина төзелеше институты чит телләр кафедрасы мөдире, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты () алман һәм скандинав телләре кафедрасы мөдире булып эшли. 1979-1996 Н.К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты кафедра мөдире. 1996 елдан Мәскәү шәһәр педагогия институты профессоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1944 Кызыл Йолдыз ордены 1945 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены Шәрәфле Хач ордены (Чехия) 1994 РФ атказанган фән эшлеклесе
Гаиләсе Ире Борис Васильев, хәрби тәрҗемәче, итальян теле белгече, полковник. кызлары Дина, профессор, телләр белгече. Вафаты 2017 елның 28 августында 92нче яшендә Мәскәүдә вафат. Хован зиратында җирләнгән Большая утрата для татарской общины г. Москвы. Автономия Татар Москвы ВКонтакте, 28.08.2017.
Кызыклы факт Алты китап — дәреслеге бар. Шуларның берсе буенча, Алманиядә яшәүчеләр алман телен өйрәнәләр Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият И.-Э. Рахманкулова. Практика выживания. М.: «Тезаурус», 2010.
Сылтамалар ЧТХИ ветераннары шурасы сайты Виперсон сайты
Искәрмәләр
Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Россиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Татар тәрҗемәчеләре Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Самарда туганнар Төркем:Хатын-кыз сугышчылар