Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы () — Алабуга шәһәрендә 1989 елдан эшләп килүче музей-тыюлык, ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы бюджеттагы мәдәният оешмасы. 1970 елдан «Россиянең тарихи урыны», 1995 елдан «РФ дәрәҗәсендә тарихи һәм мәдәни мирас ядкәре» исемен йөртә. Генераль директоры (2002 елдан) — Гөлзада Руденко, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тарих

РСФСР министрлар кабинетының 1989 елның 30 августы № 269 карары белән ачылган. Музей-тыюлыкның саклау зонасы 491,5 га тәшкил итә. Анда 184 мәдәни һәм тарихи ядкәр саклана. 14 музей һәм күргәзмә залларын берләштерә. Иске Алабуга шәһәрчеге Рәссам Иван Шишкин музее Иван Шишкин күргәзмәсе Н.А. Дурованың музей-утары В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее М. Цветаеваның Хәтер йорты Рәссамнар салоны Туристлар үзәге Теплоходлар туктар өчен дебаркадер «Трактир» музей-театр йорты Иҗат әһелләре өчен арт-кафе «Портомойня» музее Күргәзмәләр залы «Көмеш гасыр» китапханәсе Интерактив остаханәләр «Латыш уланнары» клубы

Максаты Алабуганың борынгы һәм тарихи үз йөзен саклап калу, гаять бай матди һәм рухи тарихи-мәдәни мирасны саклау, тергезү һәм халыкка күрсәтү. Музей-тыюлык 25 тармак буенча хезмәт куя. Җайдак-язучы Н. Дуровага багышланган хәрби-ватандарлык фестивальләре М. Цветаевага багышланган шигърият бәйрәмнәре «Мин Шишкин кебек ясыйм» исемле балалар иҗат бәйгеләре Спас ярминкәсендә катнашу һ.б.

Ирешкән уңышлары 2010 Европа күләмендәге иң яхшы 25 музей исемлегенә кертелгән. 2010 РФ Ю. Сенкевич исемендәге «Регионнардагы иң яхшы музей» исеменә лаек булган. 2012 «Интермузей» фестивале, Гран-при.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Здравствуй, Елабуга. Сборник очерков. Составитель: М.Д. Абзянов. Казань: ТКН, 1980. Над шишкинским бором рассвет. Сборник очерков. Составители: Михаил Абзянов, Мәрьям Ларина, Николай Сорокин. Казань: ТКН, 1989. Курмашев И. Кама суы буенда. Алабуганың үткәне, бүгенгесе. «Казан утлары», 1988, № 5. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015.ISBN 978-5-91076-065-7 В. Имамов. Гөлзада һәйкәлләре. «Мәйдан», 2011, № 3.

Сылтамалар Музей-тыюлык сайты Алабуга музейлары

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Алабуга музейлары Төркем:Россия музей-тыюлыклары Төркем:Татарстанның сакланган табигать территорияләре