Эленмә кәшишханә, асылма монастырь, яки Сюанькун-сы (кытайча 懸空寺, пиньинь: Xuánkōng Sì) — Кытайның Шәнси вилаятендә Хәншән изге тавы янында кыяда төзелгән гыйбәдатханә комплексы. Кәшишханә Датун шәһәреннән ераклыкта урнашкан. Датун янында шулай ук Юньган мәгарәләре бар.
Әлеге кәшишханә зур тарихи әһәмияткә ия, биредә күп туристлар килә.
Тарих 491 елда Төньяк Вэй династиясе идарә иткән чорда кәшишханә төзелгән. Гыйбадәтханәләр буддист, даос, конфуциан алтарьларын берләштерә.
Кәшишханәнең текә дивары буенча 40 зал һәм павильон урнашкан. Биналар кыяга тереп куелган субайларда тотылып тора.
Кәшишханәдә 80 төрле сын урнашкан, иң зуры — Татхата сыны.
1982 елдан кәшишханә Кытай Милли Һәйкәле буларак саклана.
Сюанькун-сы — буддизм, даосизм, конфуцийчылык дини-фәлсәфи тәгълиматларын берләштергән Кытайның бердәнбер гыйбадәтханәсе.
Күренешләре
Сылтамалар Николишин Александр Сокровища династии Северная Вэй. / А. Николишин // Дыхание Китая. – 2014. – № 4(229). – С. 44–45. Das "Hängende Kloster", in dem Buddhismus, Taoismus und Konfuzianismus gleichzeitig zusammen gelebt werden Xuankong-Tempel
Төркем:Кытай һәйкәлләре Төркем:Буддизм Төркем:Гыйбадәтханәләр Төркем:Истәлекле урыннар Төркем:Кытай архитектурасы Төркем:Даочылык Төркем:Конфуцийчылык