Ильмира Нәгыймова, Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова (1992 елның 6 марты, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Менделеевск районы, Ижевка) ― татар эстрада җырчысы. «Татар җыры» фестивале лауреаты (2012, 2013, 2014, 2016). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026).
Тәрҗемәи хәле 1992 елның 6 мартында Менделеевск районының Ижевка бистәсендә, машина йөртүче Рафаил һәм аш-су остасы Рәхиләнең күпбалалы гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала булган ― апасы Лилия (26 яшендә юл һәлакәтендә вафат), абыйсы Динар (36 яшендә коронавирустан вафат), сеңлесе Гөлназ һәм энесе Айнур (махсус хәрби операциядә һәлак булган)Ильмира Нәгыймова районнарда концертларын кичектерүен хәбәр итте. Интертат, 19.10.2025Эльвира Шакирова. Ильмира Нәгыймова: «Гашыйк булып, яратып кияүгә чыктым». «Шәһри Казан», 14.10.2022.
Менделеевскида 1нче урта мәктәптә укый. 7нче сыйныфта укыганда, музыка мәктәбенә йөри башлый, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, белемен Казан музыка көллиятендә (2008―2012) дәвам итә.
Казан мәдәният институтында (2012―2017) белем ала.
Башкарган җырлары Үзе иҗат иткән 100гә якын җыры бар . «Ярат димим», «Ташлама», «Гомер үтеп бара» һәм башкалар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дүрт тапкыр “Татар җыры” фестивале лауреаты (2012, 2013, 2014, 2016) 2016 ел бәйгесендә «Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә хатын-кызлар арасында «Ак алмагач» җыры белән «Алтын барс» сынын ала. 2024 ― ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе«Моя первая медаль»: Ильмира Нагимова поделилась радостной вестью. Дәртле Татарлар ВКонтакте, 27.08.2024 2026 — Татарстан Республикасының атказанган артисты — музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Указ Раиса РТ № 799 от 30.09.2026 Шәхси тормышы Беренче никахы җырчы Руслан КираметдиновАзалия Гыйльметдинова. Ильмира Нәгыймова: «Берничә тапкыр үз-үземә кул сала яздым». «Сөембикә», 13.10.2021 балалары: улы Камил, кызы Ясминә Ильмира Нагимова - биография певицы и личная жизнь.
Искәрмәләр
Сылтамалар Кешедән үч алырга яратмыйм Ильмира Нагимова - биография певицы и личная жизнь
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучыларТөркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган артистлары