Горький урамы () — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Галактионов, Жуковский, Гоголь, Мөштәри һәм Толстой урамнары белән кисешә.
Тарих 1798 елда Павел I фәрманы буенча урамга биредә яшәгән отсавкадагы генерал-майор Алексей Лецкой хөрмәтенә Лецкой исеме бирелгән. 1923-1949 елларда урам авиаһәлакәттә һәлак булган РК(б)Ф Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе Алексей Галактионов исемен йөрткән. Хәзерге исемен 1949 елдан йөртә.
Игътибарга лаек объектлар Кекин йорты А. М. Горький әдәби-мемориаль музее (10 нчы йорт) Татар дәүләт драма һәм комедия театры (13 нче йорт) Муса Җәлилнең музей-фатиры (17 нче йорт) Лядской бакчасы Г.Державин һәйкәле Төркия Җөмһүриятенең Казндагы генераль консуллыгы (23 нче йорт) Боратынский музее (25 нче йорт) Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, 4 нче бина Мәктәпара укыту комбинаты (29 нчы йорт)
Танылган шәхесләр Хәлил Әбҗәлилов (1896-1963), актёр. Евгений Боратынский (1800-1844), язучы. Муса Җәлил (1906-1944), язучы. Нәҗип Җиһанов (1911-1988), көйязар. Фатыйма Ильская (1902-1984), актриса. Леонтий Кекин (18??-19??), сәүдәгәр. Сәлих Сәйдәшев (1900-1954), көйязар. Зәки Гыймранов (1898-1937), Казан коммуналь төзелеш институты директоры (1930-1933).http://www.sakharov-center.ru/asfcd/martirolog/?t=page&id=24254
Тышкы сылтамалар http://www.kznportal.ru/o_gorode/nazvaniya_ulits/g/ulitsa_gorkogo/
Галерея
Төркем:Казанның Горьки урамы