Илфир Якупов, Илфир Илшат улы Якупов (Якупов Ильфир Ильшатович; 1982 елның 25 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — мәдәният хезмәткәре, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры (2026 елның октябреннән). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры (2012―2024). 2024 елдан Камал театрының сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары. Муса Җәлил (2019) һәм Марсель Сәлимҗанов (2025) исемендәге премияләр лауреаты. Бизнес-эшлекле идарә итү докторы (DBA). Тәрҗемәи хәле 1982 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Яр Чаллы шәһәренең татар гимназиясен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2004, М. Сәлимҗанов курсы), Казан федераль университетының квалификация күтәрү буенча бизнес-идарә итү магистры (МВА) курсын (2011) тәмамлаган. 2017 елдан Казан федераль университетында «Бизнес-эшлекле идарә итү докторы» (DBA) квалификация дәрәҗәсе алу өчен укыганЯкупов Ильфир Ильшатович «Опыт вашего театра потрясающий — вы сами воспитываете себе кадры».
Хезмәт юлы 2003-2005 елларда ТР мәдәният министрлыгының театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгече.
2005-2007 елларда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе.
2007-2012 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг буенча директор урынбасары.
2012 елның февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры в. б., октябреннән — театр директоры.
2024 елның 28 декабреннән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының / сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасарыИльгиз Зайниев назначен директором театра Камала. kamalteatr.ru, 28.12.2024.
2026 елның октябреннән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директорыЭльвира Самигуллина, Альфред Мухаметрахимов, Ева Малиновская. «Наверное, общественность все-таки должна знать, за какие «грехи» меняют руководителей». Бизнес-Онлайн, 22.09.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 — Муса Җәлил премиясе — «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален оештырган өчен Камал театры директоры һәм әдәби бүлек мөдире республиканың Муса Җәлил премиясенә лаек булды. Камал театры сайты, 15.02.2019 2025 ― Марсель Сәлимҗанов премиясе ― Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өченРузилә Мөхәммәтова. Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Татар-информ, 8.11.2025 Гаилә хәле Өйләнгән, өч бала үстерә.
Искәрмәләр
Әдәбият А. Әпсәләмова. Алгебра белән гармониягә ышану. «Идел», 2016 ел, № 12.
Сылтамалар Якупов Илфир Илшат улы. Камал театры сайты Поверить гармонию алгеброй (интервью)
Шулай ук карагыз
Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Театр директорлары Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле