Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе, кыскача БМО Генераль сәркатибе (БМО рәсми телләрендә: , , , , , ) — Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп идарә органнарының берсе булган Секретариатның баш вазифаи заты.

БМО Генераль сәркатибен БМО Куркынычсызлык Шурасы тәкъдиме буенча БМО Генераль Ассамблеясе билгеләп куя. Кагыйдә буларак, БМО Куркынычсызлык Шурасының даими әгъзасы булган илләрнең вәкиле БМО Генераль сәркатибе итеп сайлана алмый. БМО Генераль сәркатибе, гадәттә, 5 ел сайлана, шулай ук яңа 5 еллык сайлану хокукына ия. Мөддәтләр саны чикләнмәгән.

Вазифалары БМО Генераль сәркатибе БМО Куркынычсызлык Шурасына дөньяда тынычлык һәм хәвефсезлекнең торышына, үзе уйлаганча, куркыныч яный торган мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирә. Аңа бер хөкүмәт яки хакимият тә күрсәтмә бирергә хаклы түгел. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы алдында гына җавап тота. БМО Генераль сәркатибе, БМО Генераль Ассамблеясы кабул иткән кагыйдәләр буенча, БМО Сәркатиплеге персоналын билгели.

Сайлану үзенчәлеге БМО Генераль сәркатибе 5 ел сайлана. БМО Куркынычсызлык Шурасы даими әгъзасы булган илләр вәкилләре кандидатурага вето сала ала. БМО Генераль сәркатибен сайлаганда, гадәттә, Регион принцибы искә алына. Сайлау гади аккламация юлы белән башкарыла.

Регион принцибы БМО Генераль Ассамблеясенең 1997 елгы резолюциясе регион принцибын (кыйтгалар буенча ротация принцибы) куллануны күздә тота. Әлеге резолюция буенча, БМО Генераль сәркатибе планетаның төрле регионнары вәкилләреннән сайланырга тиешВыборы генерального секретаря ООН. РИА Новости, 25.09.2006 БМО регион төркеме Генераль сәркатипләр Вәкаләтләр Көнбатыш Европа һ.б. илләр 4 5 Көнчыгыш Европа төркеме 0 0 Латин Америкасы һәм Кариб утраулары төркеме 1 2 Азия төркеме 2 3 Африка төркеме 2 3

Генераль сәркатипләр № Фотосурәте Исем Ил БМО регион төркеме Вәкаләткә ия вакыты — Глэдвин Джебб () БөекбританияКөнбатыш Европа 1945 елның 24 октябре — 1946 елның 1 феврале 1 Трюгве Хальвдан ЛиООН: Трюгве Хальвдан Ли (Норвегия)() НорвегияКөнбатыш Европа 1946 елның 1 феврале — 1952 елның 10 ноябре 2 Даг ХаммаршёльдООН: Даг Хаммаршёльд (Швеция)Линнер С. (2007). Даг Хаммаршёльд и кризис в Конго, 1960-61 ''. Страница 28. Университет Уппсала. (2008-07-22).() ШвецияКөнбатыш Европа 1953 елның 10 апреле — 1961 елның 18 сентябре 3 У ТанООН: У Тан (Мьянма)() БирмаАзия 1961 елның 30 ноябре — 1971 елның 31 декабре 4 Курт ВальдхаймООН: Курт Вальдхайм (Австрия)() АвстрияКөнбатыш Европа 1972 елның 1 гыйнвары — 1981 елның 31 декабре 5 Хавьер Перес де КуэльярООН: Хавьер Перес де Куэльяр (Перу)() ПеруКөньяк Америка 1982 елның 1 гыйнвары — 1991 елның 31 декабре 6 Бутрос Бутрос-ГалиООН: Бутрос Бутрос-Гали (Египет)() МисырАфрика 1992 елның 1 гыйнвары — 1996 елның 31 декабре 7 Кофи АннанООН: Биография Кофи А. Аннана() ГанаАфрика 1997 елның 1 гыйнвары — 2006 елның 31 декабре 8 Пан Ги МунПан Ги Мун принял присягу, как следующий Генеральный секретарь ООН.() Көньяк КореяАзия 2007 елның 1 гыйнвары — 2016 елның 31 декабре 9 Антониу ГутеррешВ ООН выбрали нового Генерального секретаря. РБК <small>() ПортугалияКөнбатыш Европа 2017 елның 1 гыйнвары — гамәлдә

Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4

Сылтамалар БМО Генераль сәркатибе рәсми сайты

Моны да карагыз БМО БМО Генераль Ассамблеясе БМО Иминлек Шурасы БМО Уставы БМО телләре БМО махсус оешмалары исемлеге

Искәрмәләр

Төркем:БМО Генераль сәркатипләре