Дүсмәт — Ырынбур өлкәсенең Пономаревка районында урнашкан борынгы татар авылы. Казан — Ырынбур юлы (IP-239) өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 40 км читтә, көньяк-көнчыгыш тарафта. 700 якын кеше яши, татарлар.
1744 елны Казан губернасы игенчеләре нигезләгән. Күчеп килүчеләр Яңа Мәскәү юлында ям хезмәтен башкарганнар.
ААҖ "Маяк" терлекчелек белән шөгыльләнә.
Урта мәктәп эшли, татар теле укытыла. 2012 елда 88 бала укыды.http://www.dysmetevo.narod.ru/
Дүсмәт авылыннан Фәннүр Гайсаров — Ырынбурда 1991 елдан чыгып килүче «Яңа вакыт» газетасы мөхәррире чыккан. Демография Халык саны динамикасы:
Милләтләр (2010): татарлар — 96,0%, руслар — 2,3%.Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә Искәрмәләр
Төркем:Ырынбур өлкәсе татар авыллары