Лубян урман-техник көллияте, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе () — Татарстанның Кукмара районы Лубян авылында (1938-2002 елларда шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының — Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы. Татарстанның иң борынгы урта уку йортларыннан берсе, шулай ук «урман белемнәре буенча РФ иң өлкән уку йортларының берсе». Казан дәүләт аграр университетының фән-белем бирү кластерына керәКазан дәүләт аграр университеты сайты. 2012 елдан Урман белем бирү оешмалары ассоциациясе әгъзасы Сплоченные одной целью. «Элита», 24.02.2015
Тарих XIX гасыр азагында Уфа губернасы Минзәлә өязендә белемле урман хуҗалыгы белгечләре әзерләнә башлый. 1893 елда Минзәлә урман хуҗалыгы каршында Биклән урман мәктәбе ачыла.
1921 елда Биклән урман мәктәбе Мамадыш кантоны (хәзерге Кукмара районы) Лубян авылына күчерелә, шул мәктәп нигезендә Лубян урман техникумы () ачыла. 22 укучыдан торган беренче төркем 1811 елда эре җирбиләүче һәм Евгений Лебедев төзеткән бинада урнашып, укый башлый.
1970 елдан Лубян урман хуҗалыгы техникумы ().
2012 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы Лубян урман-техник көллияте итеп үзгәртелә.
Белгечлекләр Урман һәм урман-парк хуҗалыгы (урман һәм урман-парк хуҗалыгы белгече) — 9 сыйныфтан соң 3 ел 10 ай, 11 сыйныфтан соң 2 ел 10 ай (торып һәм читтән торып) укыйсы. Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше (техник) — 9 сыйныфтан соң 3 ел 10 ай, 11 сыйныфтан соң 2 ел 10 ай (торып һәм читтән торып) укыйсы. Икътисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы (бухгалтер) — 9 сыйныфтан соң 3 ел 10 ай, 11 сыйныфтан соң 1 ел 10 ай (торып һәм читтән торып (түләп)) укыйсы. Өстәмә белгечлекләр: агач аударучы, тракторчы, егерь, талдан сәнгать әсәрләре үрү, яшелләндерү хезмәткәре.
Көллиятне тәмамлагач, һөнәр буенча белем алуны Казан дәүләт аграр университетында, Ижау, Пермь, Йошкар-Оланың профильле югары уку йортларында, имтихансыз кереп, кыскартылган срокларда дәвам итү мөмкинлеге бар «Абитуриентка ярдәмгә» интернет-порталында.
Шәхесләр Директорлар Б.Д. Жилкин А.С. Николаев 1943-1967 — И.С. Пономарёв 1967-1983 — К.С. Богомолов 2004-2014 — Мулланур Зәки улы Гобәйдуллин, ТР атказанган урманчысы. 2014-2018 — Афанасий Михаил улы Данилов 2018- — Рим Фазыл улы Фәхрәзиев
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
95 елдан артык вакыт эчендә уку йорты Татарстан һәм күрше Удмуртия, Башкортстан, Мари Ил республикалары, Киров, Свердловск, Пермь һ.б. өлкәләр өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Н.С. Савин, Советлар Берлеге Каһарманы. Зәки Нури, язучы. Н.М. Миңнеханов, ТР дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР атказанган урманчысы. А.Ә. Нәзиров, ТР урман хуҗалыгы министры, РФ һәм ТР атказанган урманчысы. Ф.В. Әһлиуллин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РАЕН академигы. А.Х. Газизуллин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Казан аграр университетының урманчылык кафедрасы мөдире. Х.Г. Мусин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары. П.В. Владимиров, ягулык сәнәгате министры. И.В. Матросов, Удмуртия урман хуҗалыгы министры урынбасары. А.С. Перевозчиков, Удмуртия урман һәм кәгазь сәнәгате министры. Ә.Г. Гаянов, ТР урман хуҗалыгы министры, РФ һәм ТР атказанган урманчысы. Е.А. Гуськов, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары, РФ һәм ТР атказанган урманчысы. И.Н. Зарипов, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары, РФ һәм ТР атказанган урманчысы. И.Н. Лысенков, Удмуртия АССР урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы һ.б.
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Вәдүт Мифтах 1915-11-20 Яхшы Каран язучы Зәки Нури 1921-12-24 Татар Төкесе шагыйрьязучы «Татарстан яшьләре»Татарстан язучылар берлегеКазан утлары 1984-02-181994-02-28 Гаяз Җамалиев 1925-12-17 Түбән Арбаш Вәсигъ Зәһриев 1930-12-01 Түбән Шүләңгер 1994-03-08 Әбүзәр Гаянов 1936-08-06 Акман урманчы 2025-11-07 Ямаш Игәнәй 1938-01-10 Ләке журналист 1971 1975 Алмас Нәзиров 1956-02-29 Сеҗе урманчы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
Көллиятнең рәсми сайты Көллиятнең «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Көллиятнең Вконтактедагы рәсми төркеме
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1921 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Кукмара районы уку йортлары