Азнакай политехника техникумы () — Татарстанның Азнакай шәһәрендә (1956 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1987 елдан шәһәр) урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы. Директор (2014 елдан) — Роберт Әнис улы Хөснетдинов.
Тарих 1953 елда Татарстан АССРда нефть сәнәгате үсү сәбәпле, «Бөгелмәнефтестрой» базасы нигезендә Азнакай эшчеләр бистәсендә беренче ФЗӨ мәктәбе ачыла.
1957 елда ФЗӨ мәктәбе 10 ай уку 1нче санлы төзелеш училищесы итеп үзгәртелә.
1963 елдан 28нче санлы шәһәр һөнәри-техник училищесы (ГПТУ-28).
1973 елда 23нче Бөгелмә һөнәри-техник училищесынең тракторчы, комбайнчы, авыл хуҗалыгы машиналарын караучы белгечлекләренә өйрәтүче филиалы (СПТУ-23) ачыла.
1975 елдан ГПТУ-28 һәм СПТУ-23 урта белемле төзүчеләр һәм механизаторлар әзерли башлый.
1985 елда Актүбә эшчеләр бистәсендә «Азнакайнефть» НГДУ җитәкчелеге тәкъдиме белән нефть һәм газ табучы операторлар әзерләүче филиал ачыла.
1992 елда ГПТУ-28 һәм СПТУ-89 89нчы санлы һөнәри-техник укуханәгә (ПТУ-89) берләшә.
1994 елда ПТУ-89 89нчы санлы һөнәри лицей (ПЛ-89) итеп үзгәртелә.
2012 елда 89нчы санлы һөнәри лицей ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары № 880 20.10.2012 һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы фәрманыТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы фәрманы № 865 26.10.2012 белән Лениногорск политехник көллияте филиалы итеп үзгәртелә.
2018 елда Азнакай политехника техникумы итеп үзгәртелә.
Белгечлекләр 60 елдан артык вакыт аралыгында уку йортында һәм филиалларында 20 мең белгеч әзерләнгән. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру — 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы. Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе — 9нчы сыйныфтан соң 3 ел 10 ай укыйсы. Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты — 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 10 ай укыйсы. Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән) — 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 5 ай укыйсы. Эретеп ябыштыручы — 9нчы сыйныфтан соң 2 ел 10 ай укыйсы. Автомеханик — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы. Аш-су остасы-кондитер — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы. Тегүче — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы. Сатучы, контролер-кассир — 11нче сыйныфтан соң 10 ай укыйсы.
Сылтамалар Техникумның рәсми сайты Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Филиал турында «Укучының мәдәни көндәлеге» порталында
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Азнакай уку йортлары