Йортлаштыру, кулга ияләштерү, доместикация ( — "өйгә ияләшкән") — озын берничә буын дәверендә, кеше тарафыннан кыргый формадан генетик изоләцияда тотып ясалма сайлауга дучар ителгән, кыргый хайваннарның һәм үсемлекләрнең үзгәрү процессы.

Йортлаштыру тарихы

Һуннар вакытында аулап алынган хайваннарны бәйләп яки кәртәлә асраганнар. Бөтен хайваннар да кулга иялешеп китә алмаган.

Төрле халыклар үзләре яшәгән өлкәдәге хайваннарны йортлаштырылган — антилопалар, торналарны, ләкләкләрне, кара еланнарны, һәм хәтта крокодилларны. Галимнәр борынгы кешеләре мегатерийны һәм мәгарә аюын да йортлаштырылган дип исәпли. Ә Гасдрубал Барка Б. Э.К .III гасыр азагында римлылар белән сугышта хәрби филләрне файдаланган. Төрле вакытны төрле урыннарда җәнлекләрдән сарык, үгез, марал, антилопа, төлке, чәшке, кеш, нартия; кошлардан — бытбылдык, фазан, тәвә кошы; балыклардан — толстолобик, амур, бөҗәкләрдән — төклетура, чебеннәр. Чебеннәрне ияләштерү башкарылды һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу эш фермаларда тиресне утильләштерү өчен башкарыла.

Кулга ияләшкән хайваннар барлыкка килүе кешенең үзенең тормышын тулысынча үзгәртә. Йорт хайваннары булуы кешене ачлыктан коткара. Этләр сунарда ярдәм итә, хәвеф барлыгын искәртә.

Кулга ияләштерү озак процесс. Төньяк боланнарын һәм этләрне Б. Э.К 18 мең ел элек кулга ияләштерелгән дигән фараз бар. Сарыклар 18 мең ел элек; кәҗәләр һәм чучкалар 6,5 мең ел элегерәк; сыерлар 5 мең ел элек; ефәк корты — 4,5 мең ел элек кулга ияләштерелгән.

Аерым бер төр хайваннар Җир шарының билгеле бер районында башкарылган. Мәсәлән: атлар — Евразия далаларында, тавыклар — Һинд далаларында, цесарка — Африкада, күркәләр — Америкада, өйрәкләр һәм ефәк корты — Кытай, күгәрченнәр, Нил казлары һәм мәче Мисырда башкарылган дип исәпләнә. Чучка, куян һәм кәҗәләр берничә урында йортлаштырылган дип исәпләнә.

Йортлаштырылган хайваннарны артан үстерү һәм үрчетү кеше өчен кирәк булган төрле билгелерне сайлап алу (селекция) ысулы белән яңа токымнар чыгару күз уңында тотыла.

Кошларны йортлаштыру йомырка алучанлыгын һәм тиз үтүчәнлеген өчен башкарылган. Кыргый казларның массасы 5-6 кг булса, ит өчен үстерелгәннәрне 12 кг га җитә. Кыргый үрдәк, тавык, бүдәнә елына 6-19 йомырка салса, йортлаштырылганнары 300-400 йомырка салган. Сарыкларны йортлаштыру берничә юнәлештә барган: берәүләр санын арттыру, ит-май токымнарының тән массасын арттыру, йон һәм сөт чыгымын арттыру.

Сыер малының сөтлелек, тән авырлыгы, үсемлек таләп ителгән. Сөт бирүче маллар елына 10-12 мең литр сөт бирә. Ит юнәлешендәге сыер авырлыга 1 кт артып китә.

Йорт хайваннары табигать шартларында ярдәмсез була. Әмма бу алар үз ата-бабалырыннан түбән дигәнне аңлатмый. Алар тик көндәлек тормышта яңа шартларына, кеше таләпләренә яраклашкан.

Хайваннарны йортлаштыру хронологиясе Төр Чор Өлкә Эт (Canis lupus familiaris) Б. Э.К 33000 елларDruzhkova AS, Thalmann O, Trifonov VA, Leonard JA, Vorobieva NV, et al. (2013) Ancient DNA Analysis Affirms the Canid from Altai as a Primitive Dog.Dienekes' Anthropology Blog : Dog domestication in the Aurignacian (c. 32kyBP)ЕвразияСарык (Ovis orientalis aries) Б. Э.К 11000—9000 еллар Көньяк- Көнчыгыш АзияЧучка (Sus scrofa domestica)Б. Э.К 9000 елларЯкын Көнчыгыш, Кытай, Алмания Кәҗә (Capra aegagrus hircus)Б. Э.К 8000 елларMelinda A. Zeder, Goat busters track domestication (Physiologic changes and evolution of goats into a domesticated animal), April 2000, (инг.) (summarizing research done in Ganj Dareh).ИранСыер (Bos primigenius taurus)8000 ел элекSource : Laboratoire de Préhistoire et Protohistoire de l’Ouest de la France , (фр.Һиндстан, Якын Көнчыгыш, Төньяк АфрикаМәче (Felis catus)Б. Э.К 7500 еллар , domestication of the cat on Cyprus, National Geographic.Кипр һәм Якын Көнчыгыш Тавык (Gallus gallus domesticus)Б. Э.К 6000 еллар Һиндстан һәм Көньяк-Көнчыгыш АзияДиңгез чучкасы (Cavia porcellus)Б. Э.К 5000 еллар ПеруИшәк (Equus africanus asinus)Б. Э.К 5000 еллар Roger Blench, PDF (235 KiB) (инг.МысырӨйрәк (Anas platyrhynchos domesticus)Б. Э.К 4000 елларКытайАзия буйволы (Bubalus bubalis)4000 ел элекҺиндстан, КытайАтар (Equus ferus caballus)Б. Э.К 4000 ел элекThe Domestication of the Horse; см также Одомашнивание лошадиЯурупa далаларыБер өркәчле дөя (Camelus dromedarius)Б. Э.К 4000 ел элекАравияЛама (Lama glama)Б. Э.К 3500 ел элекПеруЕфәк корты (Bombyx mori)Б. Э.К 3000 ел элекКытайТөньяк боланы (Rangifer tarandus)Б. Э.К 3000 ел элекDomestication of Reindeer (недоступная ссылка с 23-05-2013 (1445 днә) — история, копия)РоссияКүк күгәрчен (Columba livia)Б. Э.К 3000 ел элекУрта диңгез буеКазлар (Anser anser domesticus)Б. Э.К 3000 ел элекGeese: the underestimated speciesМисырИке өркәчле дөя (Camelus bactrianus)Б. Э.К 2500 ел элекҮзәк АзияЯк (Bos grunniens)Б. Э.К 2500 ел элекТибетБантенг (Bos javanicus)билгесезКөньяк-Көнчыгыш АзияГаур (Bos gaurus frontalis)билгесезКөньяк-Көнчыгыш АзияАльпака (Vicugna pacos)Б. Э.К 1500 ел элекПеруФретка (Mustela putorius furo)Б. Э.К 1500 ел элекЯурупaМускус өйрәге (Cairina momelanotus)билгесезКөньяк АмерикаЦесаркабилгесезАфрикаКарп (Cyprinus carpio)билгесезКөнчыгыш АзияКүркә (Meleagris gallopavo)Б. Э.К 500 ел элекМексикаАлтын балык (Carassius auratus auratus)билгесезКытайКуян (Oryctolagus cuniculus) VI гасырЯурупa

Икенче дулкын Төр Чор ӨлкәТур (Bos primigenius indicus)Б. Э.К 8000 ел элекҺиндстанБал кортыБ. Э.К 4000 ел элекБерничә районАзия филе (Elephas maximus)Б. Э.К 2000 ел элекҺиндстанЛань (Dama dama)Б. Э.К 1000 ел элекУрта диңгез буеТавис (Pavo cristatus)Б. Э.К 500 ел элекҺиндстанУрман күгәрчене (Streptopelia risoria)Б. Э.К 500 ел элекТөньяк АмерикаТын бытбылдык (Coturnix japonica)1100-1900ЯпунстaнМандаринка (Aix galericulata) билгесезКытайБөтеркә аккош (Cygnus olor)1000-1500ЯурупaКенәри (Serinus canaria domestica)1600Кан утраулары

Искәрмәләр

Категория:Википедия:Статьи с нерабочими ссылками с май 2013 Төркем:Йорт хайваннары Төркем:Терлекчелек Төркем:Тарих булмаган чор