Хәсәнов — фамилия. Гарәп теленнән кергән Хәсән (1 — «гүзәл, матур, күркәм»; 2 — «изге, яхшы») сүзеннән ясалган.
А Альберт Хәсәнов (Альберт Бари улы Хәсәнов) (1937), язучы, ТР тказанган мәдәният хезмәткәре (1995). Альберт Хәсәнов (Альберт Хөсәен улы Хәсәнов) (1938), физик, фән докторы. Албир Хәсәнов (1948), табиб (акушер-гинеколог), фән докторы. Ә Әнәс Хәсәнов (1935―2024), тәрҗемәче, журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).
В Варис Хәсәнов (1941), рәссам (Мәскәү). Г Гарәфи Хәсәнов (1921-1992), язучы. З Закир Хәсәнов (1959), 2013 елның 22 октябреннән Азәрбайҗан оборона министры, генерал-полковник (2013). Зиннәт Хәсәнов (1915-1944), җәлилче.
К Кәлимулла Хәсәнов (1881-1949), 2нче Дәүләт думасы (1907), Милли Мәҗлес (1917) депутаты. М Мансур Хәсәнов (1930-2010), әдәбият галиме, ТАССР МС рәисенең беренче урынбасары (1984-1992), ТР ФА президенты (1992-2010), ТР атказанган фән эшлеклесе (1995). Марсель Хәсәнов (1939), тренер (самбо), Украина ССР атказанган тренеры (1986). Мәхмүт Хәсәнов (1927-1990), язучы, ТР дәүләт бүләге иясе (1988). Мөхәммәтсабир Хәсәнов (1866-1924), ахун, 2нче Россия Дәүләт думасы депутаты. Н Нариман Хәсәнов (1926), педагог, фән докторы (Мәскәү). Нургали Хәсәнов (Нургали Хәсән әл-Буави, 1852―1919), ишан, 1886—1919 елларда Буа мәдрәсәсе мөдәррисе. Нурислам Хәсәнов (1941), язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
Р Радик Хәсәнов (1955), «ПОЗиС» ААҖ генераль директоры (1998-2009; 2010 елдан). Рим Хәсәнов (1947), композитор, тәрҗемәче, Г. Сәләм премиясе иясе (1976), БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), ТР дәүләт бүләге иясе (2009), БР халык артисты (2017). Рөстәм Хәсәнов Рөстәм Хәсәнов (1956), табиб-онколог, фән докторы, профессор, КДМА ректоры (2016 елдан филиал директоры). Рөстәм Хәсәнов (1961), скульптор, УДСИ профессоры в.б., Салават Юлаев премиясе лауреаты (2026).
С Сабир Хәсәни (Мөхәммәтсабир Хәсәнов) (1866-19??), 2нче Дәүләт думасы (1907) депутаты. Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) (1930-1978), язучы. Ф Фәрит Хәсәнов (1945), тренер (фехтование), РСФСР атказанган тренеры (1977). Х Хатыйп Хәсәнов (1916-1943), пулеметчы, Советлар Берлеге Каһарманы (1943, вафатыннан соң). Хөсәен Хәсәнов (1907-1985), тарихчы, фән докторы, ТАССР (1977), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1977). Ч Чулпан Хәсәнов (1939), эпизоотолог, фән докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе (1994).
Хәсәнова: Асия Хәсәнова (1912-), журналист, ТАССР (1966), РСФСР (1973) атказанган мәдәният хезмәткәре. Гәүһәр Хәсәнова (1959), тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1988). Мәләһәт Хәсәнова (1958), Азәрбайҗан Милли Мәҗлесенең икенче, өченче чакырылышлары депутаты. Нурзидә Хәсәнова (1924-), табиб (офтальмолог), фән докторы, ТАССР атказанган табибы (1985).
Моны да карагыз Хәсәншин Хәсән, топоним: Хәсән, авыл (Кукмара районы) Хәсән, авыл (Авыргазы районы) Хәсәншәех, аыл (Арча районы). Хәсәнша, авыл (Мамадыш районы)
Төркем:Фамилияләр