Күтәрелмә кыршау эчәк (colon ascendens) сукыр эчәктән алып бавырның уң өлешенең аскы өслегенә кадәр урнашып, сулга борылып, кыршау эчәкнең уң бөгелешен (flexura coli dextra) ясый.

·      Күтәрелмә кыршау эчәкнең арткы өслеге корсак тышчасына яндаш һәм корсак ярысы белән капланмаган (ягъни юан эчәкнең әлеге бүлеге мезоперитонеаль урнашкан).

Топография

·      Алдан күтәрелмә эчәккә яндаш булып нечкә эчәк элмәкләре һәм корсакның алгы тышчасы тора.

·      Арттан – янбаш мускулы, билнең шакмаклы мускулы, корсакның аркылы мускулы, уң бөер.

·      Латераль – корсак тышчасы.

·      Медиаль – нечкә эчәк элмәкләре.

Искәрмәләр

Чыганаклар Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.

Төркем:Ашкайнату системасы Төркем:Кеше анатомиясе