Лептон саны - системада лептоннар һәм антилептоннар саны аермасы. (Лептоннар: электрон, электрон нейтриносы һ.б.).

Барлык күзәтелгән процессларда йомык системада лептон саны саклана. Лептон саны саклану кануны - Стандарт модельнең бер нигезе булып тора. Әлеге саклану кануның сәбәпләре әлегә билгесез.

Электр коргысы - еракта тәэсир итүче калибрлау кыры - электромагнит кырының чыганагы.

Заманча физика буенча лептон саны - бернинди калибрлау кырының чыганагы булмый, шуңа күрә бу сан, коргы түгел.

Лептоннарга L = +1 , антилептоннарга L = -1 саны бирелә.

Шулай ук флейвор лептон саны бар: электрон Le, мюон Lμ, тау-лептон Lτ саннары. Мәсәлән: .

Гомуми лептон саны аларның суммасына тигез:

Нейтрино тирбәнешләре сәбәпле аерым флейвор лептон саннары сакланмый, чөнки электрон нейтриносы мюон нейтриносына һ.б. әйләнә ала.

Лептон саны саклану кануны 1953 елда Конопинский һәм М. Мәхмүд тарафыннан постулат ителгән. Мәсәлән:

, ягъни лептон саны саклана

Хәзер гомуми лептон саны саклану канунын бозу актив эзләнә, мәсәлән нейтрино антинейтринога әйләнә аламы соң. Әлеге тикшерүләр матдәнең ничек килеп чыкканын аңлата ала.

Әдәбият

E. J. Konopinski and H. M. Mahmoud. The Universal Fermi Interaction. Phys. Rev. 92 (1953) pp. 1045—1049.

Төркем:Квант механикасы Төркем:Элементар кисәкчекләр Төркем:Саклану кануннары