Функцияле төймәләр () — санак яки терминал төймәсарының төймәләре. Алар операцион системасы боерыкларын чакыру өчен яки төрле программаларда һәм уеннарда билгеләнгән гамәлләрне башкару өчен программаланганнар.

Төрле системаларга һәм программаларга билгеләнүләре

Mac OS Mac OS-та Mac OS 9-га кадәр кулланучының функцияле төймәләрне идарә итү панеле ярдәме белән функцияле төймәләрне программаларны яки AppleScript-ны эшләтеп җибәрү өчен көйләргә мөмкинлеге бар. Mac OS X гадәттә менә бу төймәләргә функцияләр бирә: , , (Exposéка), (Dashboardка) һәм , (контрастны киметү/арттыру өчен). Яңа Apple ноутбуларында барлык функцияле төймәләр төп гамәлләргә билгеләнгән, мәсәлән, тавышны һәм яктылыкны көйләү.

Microsoft Windows  төймәсе IBM Common User Access-ны чыгарганнан соң, иң иртә Windows программаларыннан башлап һәм хәзерге көнгә кадәр, акренләп универсаль ярдәм һәм белешмә чакырту төймәсенә әйләнде.

төймәсе Windows Explorer-да, Microsoft Visual Studio-да һәм башка кайбер программаларда файлларның исемен үзгәртү өчен кулланыла.

гадәттә эзләү функциясын чакыру өчен кулланыла.  төймәләр тиңдәшлеге еш кына кире юнәлештә эзләү өчен кулланыла.

Windows-та кушымталарны ябу өчен кулланыла, ә  документның яки программаның бер өлешен ябу өчен файдаланыла.

 күп төрле гизгечләрдә һәм программаралда яңарту функциясын башкара.

 тулы сайлакны кабыза, ә  контекст сайлагын кабыза.

кайбер гизгечләрдә тулысынча экран режимын кабыза.

Microsoft кушымталары өчен төймәләрнең башка билгеләнешләре:

Microsoft Word-та  төймәләр тиңдәшлеге форматированиены күрсәтә,

Microsoft PowerPoint-та  слайд-шоуны курсәтә башлый, ә  киләсе өлкәгә хәрәкәт башкара,

 орфографияны тикшерү өчен кулланыла,

 диалог макросын чакыру өчен кулланыла.

Төркем:Төймәсар төймәләре