Рөстәм Илдус улы Заһидуллин ( яки , 1986 елның 29 апреле, Казан) — хокук белгече, ТР юстиция министры (2017 елның 22 июненнән). Юридик фәннәр кандидаты (2011).
Тәрҗемәи хәле 1986 елның 29 апрелендә Казанда туган. Әтисе — Илдус Заһидуллин, тарихчы галим, әнисе — Дания Заһидуллина, әдәбият галиме, академиклар. Казан дәүләт университетының юридик факультетын (2008), аспирантурасын (2011) тәмамлаган.
2006 елдан «Татарстан балык хуҗалыгы» җитештерү берләшмәсендә () эшли: 2006-2008 елларда юрист, 2008-2009 елларда хокук бүлеге башлыгы.
2011-2014 елларда Татарстан прокурорының ТР канун чыгаручы һәм башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белән элемтәләр буенча ярдәмчесе.
2014 елның 11 августыннан ТР юстиция министрының беренче урынбасары, 2017 елның 22 июненнән ТР юстиция министры.
Сылтамалар Загидуллин Рустем Илдусович. «Эксперт Татарстан», 23.06.2017 Заһидуллин Рөстәм Илдус улы. ТР эшлекле үзәге сайты
Искәрмәләр
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары