Ильяс Камал (Ильяс Фәйзрахман улы Камалов) — композитор, музыкант (виолончель), дирижер, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры һәм оркестр сәнгать җитәкчесе (2019)Ильяс Камал Тинчурин театры оркестрын җитәкләячәк/, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (2014), ТР һәм РФ композиторлар берлекләре әгъзасы (2017). Халыкара конкурслар һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты (2021). Татарстан Республикасы композиторлар берлеге идарәсе рәисе (2024 елның декабреннән)Камилә Билалова. Ильяс Камалов Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе итеп сайланды. Татар-информ, 12.12.2024.
Тәрҗемәи хәле
Ильяс Камалов 1992 елда Санкт-Петербург шәһәрендә, татар гаиләсендә туа. Әтисе - рәссам, дизайнер Фәйзрахман Камалов, әнисе - педагог һәм журналист Гөлзадә Камалова. Бала чактан ук музыкага мәхәббәт гаиләдән килә: әнисе татар халык җырларын бик яратып башкара иде, Санкт-Петербург татарлары җәмгыятендәге үзешчән хорда җырлый иде, әтисе - башкорт кураенда үзешчән башкаручы.
2007 елда татар халкына һәм музыкасына мәхәббәт Ильясны Татарстанның башкаласына - И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә алып килә. Монда ул атаклы виолончельчы, Татарстан Республикасының халык артисты Лариса Маслова классында белем ала. Көллияттә укыган вакытта ук Ильяс Камал музыка иҗат итә башлый, төрле ансамбльләр өчен эшкәртмәләр ясый, Казан Дәүләт консерваториясенең профессоры, атаклы композитор Борис Трубиннан дәресләр ала.
2011 елда Казан музыка көллиятен тәмамлап, укуны Казан дәүләт Консерваториясендә дәвам итә. Монда ул берьюлы ике факультетта (оркестр факультеты һәм музыка теориясе һәм композиция факультеты) белем ала. Остазлары арасында - Татарстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, профессор, Альберт Әсәдуллин, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Трубин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов.
2014 елдан башлап Ильяс Камал - Татар Дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториеның () солисты. Филармониянең лекторие составында Татарстанның һәм Россия Федерациясенең күп шәһәрләрендә концертлар бирә.
2017 елдан башлап Ильяс Камал Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының композиторлар берлеге составына керде.МузКарта - Ильяс Камал
2019 елда Казан дәүләт Консерваториясенең ассистентура-стажировкасын тәмамлый, иҗади җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов, шулай ук опера-симфоник дирижерлык буенча Айдар Яруллин классында укып чыга.
2019 елның октябрендә Ильяс Камалны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш дирижер һәм оркестр сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр.
2024 елның декабреннән ― Татарстан Республикасы композиторлар берлеге идарәсе рәисе.
Иҗаты Ильяс Камалның иҗатының иң зур өлешен - камера инструменталь һәм оркестр өчен әсәрләр тәшкил итә. Үз иҗатыннан тыш Ильяс Камал аранжировкачы буларак танылган. Татарстанның атаклы коллективлары өчен оркестровкалар һәм әшкәртмәләр авторы, шул исәптән: Татарстан дәүләт симфоник оркестры, "La Primavera" Казан камера оркестрыТатарстанский музыкант и композитор Ильяс Камалов стал первым аранжировщиком «Абязов-фестиваля», "Яңа музыка" оркестры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оркестры, "Sforzando" оркестры, Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамле, "Alqanat" рок төркеме, һәм башка коллективлар өчен йөзләгән эшкәртмәләр эшләп башкарган.
Төп әсәрләр: "Минем Такташ" камера операсы, Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосыhttp://idel-tat.ru/news/kultura/minem-taktash-drama-cheloveka-i-ego-vremenihttps://www.azatliq.org/a/29950453.html Илһам Шакировка багышланган симфоник поэма Виолончель һәм симфоник оркестр өчен концертhttps://www.youtube.com/watch?v=dly0H0-v0Ro Альт-саксофон белән симфоник оркестр өчен поэма Симфоник оркестр өчен "Бәйрәм рондосы" "Сак-Сок канатларының сере" исемле балалар өчен мюзикл Фортепиано өчен соната Альт һәм фортепиано өчен соната Труба һәм Фортепиано өчен "Идел-Урал" исемле сюитасы (Татар һәм Башкорт фольклорыннан илһам алып) Виолончель һәм фортепиано өчен 5 эскиз 8 виолончель өчен "Сихри сәфәр"https://www.youtube.com/watch?v=0BrIyPGstgU Кыллы квартет ("Кыллы квартет өчен 3 пьеса") Кыллы оркестр өчен "Кыпчак увертюрасы" Төрле ансамбльләр өчен әсәрләр, җырлар, романслар.
Дирижер-куючы буларак башкарган эшләре:
2019, 18 май – «Минем Такташ» камера операсы. Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы, "Sforzando" фондының оркестры 2019, 27 июнь – «Башмагым-jazz» мюзиклы. Җәүдәт Фәйзи музыкасы, Ильяс Камал эшкәртүендә. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2019, 15 ноябрь – Артур Исламов һәм Эльза Заяриның "Бер сулышта" дип исемләнгән концерт программасы, "Театр на Булаке" оркестры, Татар дәүләт филармониясе 2019, 29 ноябрь – «Өч аршин җир» спектакленә музыка. Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча, Эльмир Низамов музыкасы. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Язма рәвешендә. 2020, 1 октябрь – «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры 2020, 19 ноябрь – «Полиционер» комедиясе, драматург Илгиз Зәйниев, режиссер Туфан Имаметдинов. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. 2020, 25 ноябрь – «Мадмуазель Нитуш» опереттасы. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә, Яшел Үзән музыкаль театры сәхнәсендә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара конкурслар лауреаты 2021 — Муса Җәлил премиясе — Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары исемнәре билгеле. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайты. 15.02.2021 2024 ― III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы (Мәскәү) ― «Опера» номинациясендә җиңүче («Урал бөркетләре» операсы белән (С. Камал либреттосы)'') Ильяс Камал III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңү яулады. Татар-информ, 27.11.2024 Опера. Оргкомитет Конкурса. partiturakonkurs.ru. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз Тинчурин театры оркестры
Төркем:Композиторлар Төркем:Музыкантлар Төркем:Татар композиторлары Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Виолончелистлар Төркем:Татар виолончелистлары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре