Гөлдания Хәйруллина, Гөлдания Мөбәрәкҗан кызы Хәйруллина (кыз фамилиясе Биктимерова, 1960 елның 4 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Саклаубаш) — эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты (1998).
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 4 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Әтисе Мөбәрәкҗан, әнисе Фәния. Саклаубаш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан моторлар төзү заводында эшли. Заводның үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри. Ленин исемендәге мәдәният сараеның җыр ансамблендә җырлый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә алына. Түбән Кама музыка укуханәсен (хәзер көллият) тәмамлагач, Чаллының «Төзүчеләр» мәдәният сараенда, «Эврика» мәдәният үзәгендә эшли. 1993 елда ире композитор Рөстәм Хәйруллин белән махсус концерт бригадасы оештыра. «Сандугач», «Кышкы моңнар» фестивальләрендә катнаша. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлыйЛилия Локманова. Гөлдания Хәйруллина: «Мин эстрадага яңалык алып килдем» . «Безнең гәҗит», 12.02.2014. Рөстәм Хәйруллинның (3000нән артык җыр язып калдырган) 100гә якын җыры кергән китабын әзерли Җырчы Гөлдания Хәйруллина ире, композитор Рөстәм Хәйруллинның җырларыннан истәлек китабы әзерли . «Мәйдан».
Иҗаты Иҗаты ире Рөстәм Хәйруллин язган «Бәллүр чишмә» җыры белән (сүзләрен Шәрига Таһирова язган) башланып китә. «Иркәмә» (Ф. Мортазин), «Җиләкле җәй», «Кайда син?» (Рөстәм Хәйруллин), «И Ходай, исәнлек бир», «Сарман», «Сафия такмаклары», «Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга!» һ.б. җырлар белән популярлык яулый. Китабы 2025 елда ире композитор Рөстәм Хәйруллин җырларыннан төзелгән «Җиләкле җәй» дигән китабы нәшер ителгән. Анда 100 җыр кергән, җырлар белән беррәттән, сәнгать әһелләре, иҗатташ дусларының истәлекләре һәм фотосурәтләр урын алган. Җырны кайсы җырчы башкарганы күрсәтелгән, аша кереп, җырларны тыңларга да була. Китап презентациясе 25 июньдә Казанда, филармониянең концертлар залында уздырылаЛилия Йосыпова. «Җиләкле җәй». «Ирек мәйданы», 27.03.2025, № 12 (755). ― Б.32..
Гаиләсе Ире Рөстәм Мөнир улы Хәйруллин (11.01.1960―28.03.2010), композитор, популяр җырлар авторы , чыгышы белән Сарман районы Кормаш авылыннан. 1987 елның 1 мартында туй иткәннәрАлсу Мусина. Гөлдания Хәйруллина бүген энҗе туен бәйрәм иткән булыр иде . «Мәдәни Җомга», 21.03. 2017. кызы Лилия, эстрада җырчысы, Казан дәүләт финанс-икътисад университетын тәмамлаган, Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Өч улыЛилия Хәйруллина. Артистлар.ру.
Бүләкләре 1998 ― Татарстанның атказанган артисты 2016 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медалеГөлдания Хәйруллина Президенттан бүләк алды. Интертат.ру, 26.02.2016
Искәрмәләр
Әдәбият Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000. Сарман (төзүче Тәлгат Исмәгыйлов). К.: «АБАК», 1998. ISBN 5-89423-067
Сылтамалар
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның рәсми төркеме Вконтактедагы сәхифәсе Инстаграмдагы сәхифәсе Зөлфия Галим. Гөлдания Хәйруллина: «Рөстәмнең халыкка чыгарасы бик күп җыры калды». Шәһри Чаллы, 4.06.2022 «Әйдә халыкка хезмәткә»: журналист Эльза Газизова белән әнгәмә. «Татарстан» дәүләт телеканалы, 6.09.2022. YouTube видео, 18:53
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр