«Хәсрәтле ана» мемориалы (, ) — Башкортстанның локаль хәрби конфликтларда һәлак булган яугирләренә багышланган мемориал.
Тарих Уфа шәһәренең Җиңү паркы каршында, Комаров урамында, 2003 елның октябрендә ачылган. Мемориалның авторы — Николай Александровича Калинушкин (25.01.1948 — 20.05.2004).
Тасвирлама Һәйкәл — локаль хәрби конфликтларда һәлак булган башкортстанлыларга багышланган мемориалның бер өлеше. Гыйбадәтханә гөмбәзен хәтерләткән истәлекле корылманың эчке өлешендәге аскуймада - баласын югалткан бар әниләрнең кайгысын чагылдырган бронза сын.
Һәйкәл янында кара граниттан (габбро) 60 шакмак такта — 1951 елдан 2003 елга кадәр Башкортстаннан солдатка киткән һәм хәрби конфликтларда һәлак булган 685 егетнең исемнәре язылган. Гөмбәзнең фронтонына тонык алсу төстәге буй-буй пыяла сызыклар урнаштырылган.
Ана басып торган гөмбәзнең ике ягындагы кара мәрмәр диварга рус һәм башкорт телләрендә шигырьләр уеп язылган.
Тәрҗемәсе:
Язмаган безгә бәхетләр: Без — сөелеп туймаганнар. Тик аналар һаман көтә, Өметләрен җуймаганнар. Сискәнәләр, бездер диеп, Җилләр какса ишек-капка, Улым тере, тере, диеп, Ышанмыйча "кара" хатка. Хәтерләрдә яшәгәндә Ябылмаслар кайтыр юллар, Татлы төшләргә керербез — Шәһит булып калган уллар. Талпынып, җаныбыз очар, Әниләр, сез калган якка. ...Безне үлем ала алмый Хәтер тере тоткан чакта.
Русча:
А нам с тобой не повезло: К любимым нам не возвратиться. Но матери всему назло В толпе все ищут наши лица. Все ждут, что мы придем домой, Привычно постоим у двери. Что мы убитые с тобой — Они до смерти не поверят. Вы верьте, мамы, мы живем, Совсем вы нас не хороните. Мы в добрых снах домой придем, Вы только ждите, ждите, ждите... Придем, обнимем нежно вас. И слезы радости прольются. Пускай не сами в этот час, Пусть души наши к вам вернутся.
Башкортча:
Яҙмаған беҙгә бәхеттәр: Беҙ — һөйөлөп туймағандар. Тик әсәләр һаман көтә, Өмөттәрен юймағандар. Һиҫкәнәләр, беҙҙер тиеп, Елдәр ҡаҡһа ишек-ҡапҡа, Улым тере, тере, тиеп, Ышанмайса “ҡара” хатҡа. Хәтерҙәрҙә йәшәгәндә Ябылмаҫтар ҡайтыр юлдар, Татлы төштәргә инербеҙ — Шәһит булып ҡалған улдар. Талпынып, йәнебеҙ осор, Әсәйҙәр, һеҙ ҡалған яҡҡа. ...Беҙҙе үлем ала алмай Хәтер тере тотҡан саҡта.
Русчадан тәрҗемә: Гүзәл Ситдыйкова
Сылтамалар Памятники монументального искусства Уфы Панорама мемориала «Бельские просторы», № 2, 2007 г. Ситдиҡова Гүзәл. Беҙҙе үлем ала алмай хәтер тере тотҡан саҡта. «Башҡортостан», 2013, 23 февраль.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Уфа һәйкәлләре