Радик Юлъякшин (Радик Мөхәрләм улы Юлъякшин, иҗади тәхәллүсе Elvin Grey, , — , ) — Русиядә Elvin Grey буларак танылу алган җырчы. Милләте буенча башкорт. Элвин Грей: «Минем телем, рухым, йөрәгем – башкорт». Азатлык радиосы, 3.11.2018 Татар, башкорт һәм рус телләрендә җырлар башкаручы, Башкортстан Республикасының атказанган (2017) һәм халык (2024), Татарстан Республикасының (2022) һәм Каракалпакстан Республикасының (2024) атказанган артисты.

Биографиясе Радик Мөхәрләм улы Юлъяҡшин 1989 елның 17 маенда Башкорт АССРның башкаласы Уфада эшче гаиләсендә икенче бала булып туган (ике яшькә өлкәнрәк апасы бар). Уфаның Орджоникидзе районы Черниковка бистәсендә урнашкан 48нче башкорт лицеенда укыганУфимскому певцу Радику Юльякшину сегодня исполнилось 26 лет — «PROUFU.ru» сайты, 2015, 17 май. Радик балачакта баянда, курайда уйнарга өйрәнә.

Мәскәү дәүләт педагогия университетын (ru) тәмамлаган. 2011 елдан алып Мәскәүдә яши. «Elvin Grey» псевдонимы белән чыгыш ясый .

Беренче танылу “Ашкына гомер” җырын Альбина Хәкимова белән дуэтта татарча башкарып алган. Сүзләрен Уфа шагыйре Мидхәт Әбделмәнов язган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 — Татарстан мәдәниятендә «Ел кешесе» (А. Сладковский белән бергә, «Бизнес Онлайн» үткәргән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча)Айрат Нигъмәтуллин һ. б.. ...Титул «Человек года» в культуре Татарстана ...поделили Элвин Грей и Александр Сладковский. «БИЗНЕС Online», 30.12.2016 2017 — Башкортстанның атказанган артистыДарья Петрова. Радик Юльякшин стал Заслуженным артистом Башкирии. ИА «Башинформ», 30.07.2017 2022 — Татарстанның атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Дифиза Нуриева. В один день с Элвином Греем: актриса из Мензелинского театра Динара Акматова удостоена звания “Заслуженный артист Татарстана”. «Минзәлә», 25.04.2022 Элвин Грей — Татарстандың атҡаҙанған артисы. Башинформ МА, 26.04.2022. 2024 — Башкортстанның халык артистыСергей Николаев. Йырсы Элвин Грейға Башҡортостандың халыҡ артисы исеме бирелде. Башинформ, 24.05.2024 2024 — Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты ― Каракалпакстан Республикасының Югары Киңәше президиумының 2024 елның 27 августы карары беләнРадику Юльякшину присвоили звание Заслуженного артиста Республики Каракалпакстан. Телеканал САЛЯМ Вконтакте, 2.09.2024 Элвин Грей получил звание Заслуженного артиста Республики Каракалпакстан. Восток FM, 2.09.2024 2024 ― XII «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясеДарья Субботина. Элвину Грею вручили национальную музыкальную премию «Болгар радиосы». Башинформ, 16.12.2024

Искәрмәләр

Сылтамалар

Elvin Grey. Җырчының шәхси сайты Радик Юльякшинның Вконтактедагы төркеме

Моны да карагыз Җәмил Баймурзин

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкорт җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Русия җырчылары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Каракалпакстанның атказанган артистлары