'' Айрат Ринат улы Әхмәтгалиев (1972 елның 19 августы, ) — Россия футболчысы (ярымсакчы), 1995 елгы Җәйге Универсиаданың бакыр медале иясе, РФның икенче дивизионы җиңүчесе (1992, 1997, Түбән Кама «Нефтехимигы» һәм Казан «Рубин»ы составларында).

Тормыш юлы Айрат Әхмәтгалиев 1972 елның 19 августында Казанда туа. «Электрон» футбол мәктәбенең барлык баскычларын узгач, 1990 елда «Рубин»да уйнап карый, әмма тренерга туры килми һәм яңа төзелгән «Нефтехимик» клубына китә. «Нефтехимик» белән беренче лигага чыга һәм команда лидерларының берсе була. 1996 елда Әхмәтгалиев белән Мәскәүнең «Спартак» командасы кызыксынаПРОСТО ТАК «СПАРТАК» НИКЕМ НЕ ИНТЕРЕСУЕТСЯ.

1996 елда «Рубин»га яңа тренер — Игорь Волчок килә, Премьер-лигага чыгу бурычы куела. Казан клубы Әхмәтгалиевны кире чакыра. Төп составта 3 сезонны уйнап һәм клубны Беренче дивизионга чыгарып, 2000 елда Әхмәтгалиев Виктор Антиховичка кирәкми була.

Казанлылар составына керүдән туктаган ярымсакчы Пермьнең «Амкар»ына күчә. 2001/02 Россия Кубогы ярышларында «Торпедо» капкасына ике туп (3:0) һәм «Сокол» капкасына туп (2:1) кертә; Премьер-лига командаларына ярымфиналга барып җитәргә ярдәм итә, анда команда «ЦСКА»га 0:1 исәбенә оттыра.

2001 елның 19 июнендә, үз кырында «Рубинга» каршы матчта, 41 нче минутта җәрәхәтләнә, шуның аркасында карьерасын тәмамлый.

Казанышлар

«Нефтехимик»: Икенче дивизион: җиңүче (1992); «Рубин»: Икенче дивизион: җиңүче (1997); Россия җыелма командасы: җәйге Универсиада: өченче урын (1995)«КамАЗ» на Универсиаде. Бронза в Фукуоке; «Амкар»: Пермь өлкәсенең иң яхшы футболчысы: 2 урын (2001).

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Русия футболчылары Төркем:«Рубин» футбол клубы