Навара́три (, ) — Һинд диненең дини бәйрәме. Санскрит теленнән "наваратри" сүзе "тугыз төн" дигәнне аңлата.. Бу ун көн һәм тугыз төн дәвам иткән бәйрәм барышында Һинд дине тарафдарлары Һинд динендә Ходайның - Шакти/Девиның тугыз хатын-кыз формасына гыйбадәт кылалар. Бәйрәмне елына ике мәртәбә каршылыйлар: Чайтра (апрель-май) яз аеның якты яртысында һәм Ашвин көз аенда (сентябрь-октябрь). Яңа ай тулганнан соң бәйрәм итә башлыйлар. Наваратри вакытында гыйбадәтханә бәйрәмнәре үткәрелә , догалар укыла, тантаналы процессияләр һәм ярминкәләр оештырыла. Бәйрәмнең иң әһәмиятле элементларның берсе булып Дурга-пуджа тора: табынучылар Девига Дурга формасында аның яклавына ирешер өчен табыналар.. Наваратрига бәйле риваятьләрнең берсе Дурганың Махиша асурын җиңүе турында сөйли.. Төрле төбәкләрдә Наваратрины бәйрәм итүнең төрле җирле традицияләре бар. Мәсәлән, Гуджаратта махсус хатын-кыз биюләре оештырыла, Бенгалиядә Кали сурәтләре белән йөрешләр оештырыла, ә Тамилнадуда - Һинд дине пантеоны ходайлары фигуралары белән махсус платформалар ясыйлар..

Әдәбият Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: словарь. Республика, 1996, под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. ISBN 5-250-02557-9

Сылтамалар Significance of Navaratri Navaratri: In the festival of "Nine Nights, " Hindus across the globe worship the feminine form of the Supreme Why is Navaratri celebrated? Navaratri — Celebrating the Symbolic Vision of the Goddess Article of the Month — October 2007 Vaishno Devi and Navratri Story

Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Шактизм Төркем:Дини бәйрәмнәр Төркем:Һинд дине бәйрәмнәре