Карине Погосян — әрмән чыгышлы Америка пианисты.

Ул 1980 елда Ереванда туган. Рәссам Размик Геворкович Погосянның кызы һәм композитор Гукас Геворкович Погосянның туганы.

Ул 1 нче сәнгать мәктәбен, Роман Меликян исемендәге музыка көллиятен тәмамлаган һәм Ереван Комитас дәүләт консерваториясенә укырга кергән.

1998 елда ул әти-әнисе белән Америка Кушма Штатларына күченә. Диаспора әгъзалары аңа урнашырга булышалар һәм Карина Нортридждагы Калифорния дәүләт университетының музыка факультетына укырга керә.

Бакалавр дәрәҗәсен (summacum cum laude) алгач, ул 2003 елда Нью-Йоркка күченеп, Манхэттен музыка мәктәбендә укуын дәвам итә. Ике еллык рекордлы укудан соң, ул Арам Хачатурянның фортепиано әсәрләре буенча магистрлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый. Мәктәптә укытучы булып кала. Аның студентлары арасында Чарли Пут (әзерлек бүлеге) та була.

2004 елда, 23 яшендә, ул беренче тапкыр Карнеги Залында ялгыз чыгыш ясады. Ул күпсанлы музыкаль конкурсларда беренче урынны яулады. Аның чыгышлары язылган берничә компьютер дисклары чыгарылды.

Карине Америка һәм әрмән композиторларының, шулай ук Пётр Чайковский һәм Сергей Рахманинов әсәрләрен башкара.

Чыганаклар

https://csunshinetoday.csun.edu/arts-and-culture/from-armenia-to-the-world-alumna-and-pianist-karine-poghosyan-performs-for-un-dignitaries-at-carnegie-hall/ https://www.yaptracker.com/applicationforms/artistsinternational/concert.pdf https://www.msmnyc.edu/faculty/karine-poghosyan/ https://armenianweekly.com/2012/07/24/an-interview-with-pianist-karine-poghosyan/