Маҗарстан дәүләт опера театры (, элегрәк Маҗарстан король опера театры) — Будапештта урнашкан иң зур маҗар опера театры.

Тарих Маҗарстан операсы бинасы 1875 һәм 1884 еллар арасында архитектор Миклош Ибль тарафыннан төзелә, ул вакытта опера труппасы Милли театрдан аерылып чыга, анда драма спектакльләре опера спектакльләре белән чиратлашып барган. Аның беренче директоры композитор һәм дирижёр, Маҗарстанның милли гимны авторы Ференц Эркель була; әмма театр көч-хәл белән мөстәкыйльлеккә ирешә: халык саны аз булу сәбәпле шактый зыян күрә, артистлар аны ташлап китә. 1888 елда директор итеп композитор һәм дирижёр Густав Малер билгеләнә, ул бу вазифаны 1891 елга кадәр били. Берничә реформа үткәреп, аерым алганда, театр сәхнәсендә бары тик маҗар телендә генә җырлауга ирешеп, Малер ел дәвамында вәзгыятьне үзгәртә алган. 1893 елда театрның музыкаль директоры итеп башка атаклы дирижёр — Артур Никиш билгеләнә.

Джакомо Пуччини Маҗарстан дәүләт операсында үз операларын ике тапкыр куйган. Бу театрда төрле елларда Отто Клемперер, Бела Барток, Ламберто Гарделли, Эмиль Петрович, Янош Ференчик, Беньямино Джильи, Ева Мартон, Миклош Раднаи, Йожеф Шиманди кебек композиторлар, дирижёрлар һәм артистлар эшләгән.

Театр артистлары беренче чыгышын 1945 елның гыйнвар уртасында ук бирәләр (Будапешт үзәгендә сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнан соң, гәрчә Пешт читендә сугыш хәрәкәтләре бу вакытта әле дәвам итсә дә). Концертны опера солисты Михай Секей һәм артистка Юлия Орос оештыраБудапешт, площадь 7 ноября // "Учительская газета" от 5 ноября 1970.

Театр шулай ук Маҗарстан милли балеты өчен дә төп сәхнә булып тора.

Архитектура Маҗарстан дәүләт операсы Будапештның VI округында (Терезварош), Пештта, Андраши проспекты 22 адресы буенча урнашкан.

Театр бинасы неоренессанс стилендә архитектор Миклош Ибль тарафыннан төзелгән, барокко стилендә эшләнгән орнаментлар, скульптуралар һәм картиналар белән бизәлгән. Бина эчендәге һәм тамаша залындагы баскычлар буйларын Берталан Секей, Мор Тан һәм Карой Лотц стена рәсемнәре бизи.

Опера театрының сыйдырышлылыгы 1261 урын. Зал дага формасында эшләнгән һәм акустика буенча Европада Миланның Ла Скала һәм Париж опера театрыннан соң 3 нче урынны алып тора.

Театр бинасы каршында Ференц Лист һәм Ференц Эркель һәйкәлләре урнаштырылган. Будапешттагы икенче опера театры — Эркель театры.

Искәрмәләр

Әдәбият

А. Сегеди. Венгерская государственная опера // Будапешт. Жемчужина Дуная/ под ред. И. В. Осанова. — М.: Вече, 2012. — С. 151. — 320 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-9533-5872-9. Венгерский государственный оперный театр - SpecialRadio.ru - 2017

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Маҗарстан театрлары