Ряженка — әче сөт белән ферментацияләү юлы белән пешерелгән сыер сөтеннән ясалган әчетелгән сөт эчемлеге. Ферментация термофил әче сөт стрептококклар һәм болгар таякчыкларының саф культуралары белән башкарылаГОСТ 31455-2012. Ряженка. Технические условия(). 3 Термины и определения., һәм 3-6 сәгать дәвамында ферментлана. Аның саргылт-көрән төсе һәм әче сөт тәме бар.

Рус, белорус һәм украин ризыкларының милли эчемлеге.

Шундый ук ризыклар — парга әйләндереп пешерелгән сөттән ясалган варенец һәм озак вакыт кайнатылган сөттән ясалган төрки катык.

Ряженка составы пешкән сөттәге матдәләр җыелмасы белән диярлек бертигез.

Ряженка составында A, B, C һәм PP витаминнары бар . Моннан тыш, аның составында кеше сәламәтлеге өчен мөһим булган шактый күләмдә минераллар — тимер, кальций, күкерт, магний, фосфор, калий һәм натрий кебек макро- һәм микроэлементлар бар.

Шулай ук карагыз Катык

Искәрмәләр

Төркем:Сөт ризыклары Төркем:Рус ашлары