Акционерлык җәмгыяте (АҖ) — устав капиталы билгеле бер сандагы акцияләргә (өлешләргә) бүленгән бизнес оешмасы (корпорация), ул аларның хуҗаларына кире сатып алу, дивидендлар алу һәм компаниянең икътисади/эшлекле сәясәтен билгеләү, директорларны билгеләү турында карарлар кабул итү, тиешле куркынычлар йөген күтәрү һәм башкалар хокукларын бирә.
Акционерлар җәмгыяте — коммерция оешмасының тагын бер рәвеше. Җәмгыятьнең устав капиталы акционерлар ж,әм- гыятенең үз акционерлары алдындагы йөкләмәләрен аныклаган акцияләр санына бүленә. ҖЧҖдәге кебек үк, гамәлгә куючылар гражданнар да, юридик затлар да була ала. Акционерлар ждмгыяте ачык була ала (ААҖ), ул чакта чыгарыла торган акцияләргә ачык язылу уздырырга, акцияләрне ирекле сатарга мөмкин. Ябык акционерлар җәмгыятендә (ЯАҖ) акцияләр, кагыйдә буларак, акцияләр җәмгыятьтә катнашучылар арасында бүленә, чыгарыла торган акцияләргә язылу һәм аларны ирекле сату алып барылмый.
Ачык акционер җәмгыятенең устав капиталы кимендә 1000 минималь хезмәт хакы күләмен тәшкил итәргә тиеш, ә ябык акционер җәмгыятенең — кимендә 100. Акционерлар җәмгыятеннән үз акцияләреңне сатып чыгарга мөмкин. Акционерлар җәмгыятендә катнашучылар (акционерлар) җәмгыять йөкләмәләре буенча җаваплы булмый, ә зыян күрү куркынычы аларда булган акцияләр бәясе чикләрендә генә була. Акционерлар җәмгыяте һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең уңай һәм тискәре яклары гаять охшаш..
Искәрмәләр
Төркем:Юридик шәхесләр Төркем:Акционерлар җәмгыятьләре