Гөлфия Исхакова, Гөлфия Заһит кызы Исхакова (Вәлиева) (1957 елның 15 феврале, ТАССР, Әлмәт районы, Кәләй) – мәдәният хезмәткәре, ансамбль җитәкчесе, шагыйрә, Удмуртиядә (Воткинск) яшәп, татар телендә иҗат итә. Татарстан (2007) һәм Удмуртия (2007) язучылар, РФ журналистлар (2014) берлекләре әгъзасы. С. Сөләйманова (2016), Риза Шәфи (2008) исемендәге премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 15 февралендә Татарстан АССР Әлмәт районы Кәләй (вариант: Сабанчы) авылында туган. Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында үскән, Иске Куак авылы мәктәбен (1974), В. Г. Садовников исемендәге Воткинск машина төзү техникумын (1984), Ижауда Удмурт республика мәдәният укуханәсен (2004) тәмамлаган. Егерме ел Воткинск машина төзү заводында технолог булып эшли. Берничә ел туган ягы Әлмәттә эшләп кайта. Воткинскида милли «Дуслык», «Тургай» (халык ансамбле) ансамбльләрен оештыра. 2001-2004 елларда Воткинск радиосында татарча «Сердәш» тапшыруларын әзерли һәм алып бара. «Яңарыш» газетасының (Ижау) Воткинскидагы хәбәрчесе була. Воткинскидагы П. И. Чайковский исемендәге бакча («Дуслык» клубы) хезмәткәре Наши творческие личности. Исхакова Голфия Загитовна. МАУК «Сад им. П. И. Чайковского» г. Воткинска.
Иҗаты Шигырьләрне мәктәп елларында ук яза башлый. 1994 елдан хикәяләре, лирик шигырьләре Удмуртия, Татарстан газета-журналларында («Яңарыш», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Хәзинә», «Воткинские вести», «Әлмәт таңнары», «Яшьләр заманы», «Тормыш кыры», «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын»), «Язмышлар авазы» күмәк җыентыгында (1998, Ижау) басыла. «Язларыма кайтам» (2002), «Ак моң алып каеннардан» (2007), балалар өчен «Президент булам» (2012), «Сукыр мәхәббәт» (Казан, 2012), «Изге теләкләр юллыйм» (2013, Төмән), «Күңелем фасыллары» (2017) китаплары нәшер ителгән. Шигырьләренә көй язылып, җырга әйләнгән, танылган җырчылар (мәсәлән, Салават) репертуарында да бар. Удмурт язучылары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзенең шигырьләрен урысчага Сергей Вострокнутов тәрҗемә иткән Стихи Исхаковой Голфии Загитовны г. Воткинск .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 Риза Шәфи исемендәге премия 2016 Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Сукыр мәхәббәт» китабы (Казан, 2012) өчен кызыксындыру премиясе.
Гаиләсе Әтисе Заһит, әнисе Мәгъмүрә. Ире Дуварис Исхаков, Казан авиация институтын тәмамлагач, Воткинск машина төзү заводына эшкә юллама белән җибәрелгән. Балалары: кызлары Гөлназ (Сөнгатуллина), хисапчы, кызлары Гүзәл (Максимова), Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы.
Әдәбият Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1
Сылтамалар Гөлфия Заһит кызы Исхакова (Вәлиева). «Әдипләр» (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы) Хәмидә Гайфуллина. Милли җанлы шагыйрә Гөлфия Исхакова. Азатлык Радиосы, 29.09.2012 Исхакова Гөлфия. matbugat.ru ВКонтактедагы сәхифәсе
Искәрмәләр
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Удмуртия язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары