Дилбәр Шәмсетдинова, Дилбәр Вәли (Шәйхевәли) кызы Шәмсетдинова, кыз фамилиясе Ганиева (Дильбар Валиевна (Шайхевалиевна) Шамсутдинова, Dilbar Valievna Shamsutdinova, 1955 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Тойгелде) — галимә, педагогика фәннәре докторы (2003), Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни эшчәнлек һәм педагогика кафедрасы профессоры Профориентационная беседа со студентами выпускных групп техникума. «Казанский техникум народных художественных промыслов», 10.03.2021. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2006).
Тәрҗемәи хәле 1955 елда Татарстан АССР Мөслим районы Тойгелде авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Шәйхевәли Әхмәтвәли улы Ганиев (Бөек Ватан сугышы ветераны) һәм әнисе Мәрнүсә Гомәр кызы (Гомәрова) 40 елдан артык Тойгелде урта мәктәбендә укытканнар, әнисе 1949—1980 елларда мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән. Бертуганнары икесе дә югары белемле: Илфак (Казанда яши), Рәмилә (КамАЗның махсус техник китапханәсе мөдире)Ганиев Шәйхевзли Әхмәтвәли улы. Тойгелде мәктәбе тарихы.
Мәктәпне тәмамлагач, Пермь шәһәрендәге музыка училищесында (1994 елдан көллият ГБПОУ «Пермский Музыкальный Колледж») вокал буенча белем алган. 1976 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергән. Ленин исемендәге стипендиягә лаек булган. 1980 елда институтны тәмамлагач, аспирантурада калдырылган, бер үк вакытта әлеге институтта укыта башлаган.
1989 елда педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен, 2003 елның 14 гыйнварындаШаамсутдинова Дильбар Валиевна. Российская академия образования «Шәхеснең социаль-мәдәни интеграциясендәге фактор буларак ял итү эшчәнлеге» (Досуговая деятельность как фактор социально-культурной интеграции личностиДиссертация на тему «Досуговая деятельность как фактор социально-культурной интеграции личности») темасына педагогика фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертацияләр яклаган. 2005 елдан профессор.
1999 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының социаль-мәдәни эшчәнлек факультеты деканы булып эшләгәнШамсутдинова Дильбар Валиевна. Социаль-мәдәни эшчәнлек һәм педагогика кафедрасында «Социаль-мәдәни эшчәнлек үсешендәге заманча тенденцияләр: теория, методология һәм оештыру» фәнни мәктәбненә җитәкчелек иткән (Р. И. Турханова, А. В. Иванова белән)Кафедра педагогики и социально-культурной деятельности КазГИК.
Фәнни эшчәнлеге Фәнни эшчәнлеге бер тармагы — иҗтимагый-мәдәни белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре белән бәйле. Аның тикшеренүләре социаль-мәдәни эшчәнлек педагогикасына яңа караш эшләүгә, адаптация механизмнарын һәм шәхесләрнең җәмгыятькә социаль-мәдәни интеграциясе шартларын анализлауга юнәлтелгән. Педагогикага керткән теоретик өлеше милли-мәдәни үзенчәлекнең кыйммәти-норматив өлкәсен нигезләүдән гыйбарәт. Социомәдәни өлкәне мәдәниятнең консолидацияләү потенциалын гамәлгә ашыра алырлык өлкә буларак өйрәнү зур фәнни әһәмияткә һәм киң гамәли кулланылышка ия, бу өлкәдә этномәдәни үзбилгеләнү, мәдәни мирасны саклау һәм тапшыру, яңадан булдыру, халык фестивальләре, һәвәскәрләр берләшмәләре һәм милли-мәдәни үзәкләр рәвешендә милли-мәдәни үзоешу механизмы аша нәтиҗәле гамәлгә ашырылырга мөмкин Шамсутдинова Дильбар Валиевна. Факультет cоциально-культурной деятельности КазГУК.
100 фәнни хезмәт, шул исәптән, 10 китап авторы. Монографияләре социаль-мәдәни эшчәнлек теориясе, методологиясе һәм методлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә белгечләрне һөнәри әзерләү темаларын яктырта. Фәнни мәкаләләре Россиянең әйдәп баручы педагогика журналларында басылган.
Казан дәүләт мәдәният институты каршындагы Диссертацияләр яклау советы рәисе сыйфатында фәнни кадрлар әзерләүгә зур игътибар биргән. Аның җитәкчелегендә 20 дән артык кандидатлык диссертациясе якланган (мәсәлән, 2006 елда Роза Әхмәдиева Экспертиза диссертации Ахмадиевой Розы Шайхайдаровны. Диссернет, 2012 елда Николай НикифоровФормирование ценностей здорового образа жизни в условиях досугового объединения спортивно-оздоровительной направленности. geum.ru).
Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни басмасы (Басманың ISSN номеры — 1812-0547) — «Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств» журналының редакция шурасы әгъзасы булганВестник Казанского государственного университета культуры и искусств.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе 2006 — Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте — «Урта Идел буе төбәгенең социаль-мәдәни өлкәсе һәм сәнгать белгечләрен өзлексез һөнәри әзерләүнең төбәк системасын гамәлгә ашыру методологиясе һәм технологияләре» дигән эшләр сериясе өченШамсутдинова Дильбар Валиевна. Награды России, 04 августа 2006
Искәрмәләр
Әдәбият Шәмсетдинова Дилбәр Вәли кызы / Мөслим — безнең йөрәкләрдә (китапны төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов). Казан: «Ихлас», 2018. — Б.181. ISBN 978-5-907039-08-7 Сылтамалар Шамсутдинова Дильбар Валиевна. Факультет cоциально-культурной деятельности КазГУК
Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Пермь музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреатлары