Йөзгәләк керпебаш () — күпьеллык су һәм сазлык үсемлеге.

Ботаник тасвирлама

Сабагы озынча, 30-80 см озынлыкта, 4-9 буын арасы бар, су өстендә йөзеп яки чыгып тора, яфраклары сабак буйлап тигез урнашкан. Сыгылмалы сабаклар су тарафыннан җиңел күчерелеп йөртәләр.

Яфраклары чиратлашып урнашкан, озынча, 3-10 мм киңлектә, бөтен, шома кырыйлы, юка, үтә күренмәле.

Йөзгәләк керпебашның ике яшәү формасы бар. Су формасының яфраклары 30 см га кадәр озынлыкта тасмасыман була, сабагы суда йөзеп йөри. Җир өсте формасы өлешчә су астында яки дымлы урыннарда үсә, яфраклары 15 см га кадәр озынлыкта, суга кереп торырга мөмкин.

Чәчәк оешмасы гадәттә кыска, яфраксыз, тармакланмый бер-ике тыгыз урнашкан шарсыман серкәчле чәчәк оешмасыннан һәм бер-дүрт утырма җимшәнле чәчәк оешмасыннан тора. Чәчәкләре бер җенесле, суга батып торалар, су өслегендә йөзәләр яки су өстендә күтәрелеп торалар. Сабак һәм ботакларда аскырак урнашкан чәчәкләр җимшәнле, ә сабак өстендә югарырак урнашканнары серкәчле. Серкәчләре өч, җимешлеге бер. Серкәлекләрнең озынлыгы 0,75 мм га кадәр. Җимешлек баганасы озынлыгы 1 мм га кадәр, ә авызчыгы 0,75 мм га кадәр, йомыркасыман яки ланцетсыман. Чәчәк яны биш-алты кечкенә кабырчыксыман яфрактан тора. Россиянең Европа өлешендә июль-август айларында чәчәк ата.

Каты, энәле, яшелсу, шарсыман башчыклар барлыкка китергән җимешләре 1 мм га кадәр озынлыктагы кыска сабакта урнашкан. Россиянең Европа өлешендә җимеш бирү август-сентябрь айларында була.

Хромосомалар саны 2n = 30 .

Таралу һәм экология Йөзгәләк керпебаш Евразия һәм Төньяк Американың урман зонасында киң таралган.

Россиянең Европа өлешендә, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта очрый.

Ул суда яки күлләр һәм елгалар ярларында, чишмәләрдә, сазлыкларда, чокырларда һәм канауларда үсә.

Орлыклар ярдәмендә үрчи һәм тарала.

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Искәрмәләр

Әдәбият

Губанов И. А. 56. Sparganium minimum Wallr. — Ежеголовник маленький // Иллюстрированный определитель растений Средней России : в 3 т. / И. А. Губанов, К. В. Киселёва, В. С. Новиков, В. Н. Тихомиров. — М. : Товарищество науч. изд. КМК : Ин-т технол. исслед., 2002. — Т. 1 : Папоротники, хвощи, плауны, голосеменные, покрытосеменные (однодольные). — С. 136. — 527 с. — 5000 экз. — ISBN 5-87317-091-6.

Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:GRIN булмаган үсемлекләр буенча мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Куркыныч янамаган төрләр Төркем:Татарстан табигате