Илдус Камалов, Илдус Илһам улы Камалов (Ильдус Ильгамович Камалов, 2006 елның 1 гыйнвары, РФ, ТР, Аксубай районы, Түбән Татар Майнасы) — спортчы (көрәш), билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры (2025), татарча көрәш буенча Татарстанның спорт мастерлыгына кандидат (2026). 70 кг авырлыкта Россия (2026) һәм Татарстан (2026) чемпионы.

Тәрҗемәи хәле 2006 елның 1 гыйнварындаСтатистика игрока Камалов Ильдус Ильгамович. tatarstan.schoolvolley.ru Татарстанның Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылында туганЗинаида Леонтьева. Аксубаевец завоевал золото на международном турнире по борьбе на поясах. aksubayevo.ru, 27.12.2025. Әтисе Илһам колхозда хезмәт куйган, Сабан туйларында көрәшеп йөргән, тәкәләр откан. Әнисе Сирень Равил кызы — мәктәптә укытучыКамалова Сирень Равилевна. МБОУ Нижнетатмайнская СОШ.

IV класста, 10-11 яшьләрдә, көрәшкә килгән. Кечкенәдән спортта: турникта күтәрелергә, йөгерергә, сикерергә яраткан, хәрәкәтчән булган. 4 ел самбо белән шөгыльләнгән (тренеры Алексей Семенович Скворцов). Әтисе авылда тренерлык эше алып бара башлагач, татарча көрәш белән мәктәпнең спорт залында әтисе белән шөгыльләнгән, ике якка 80 км үтеп, атнасына 3 тапкыр район үзәгенә спорт мәктәбенә тренировкаларга йөргән (тренер Диләрә Әхмәт кызы Латыйпова). Тренировкаларга йөрергә тотынгач, нәтиҗәләр күренә башлаган. Мәсәлән, 2019 елда «Красный Восток-Агро» ААҖ призларына 2005-2007 елгы малайлар һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә (Әлки районында узган) 40 кг үлчәү авырлыгында 4нче урын алганВ Алькеевском районе прошло первенство республики по борьбе на поясах на призы ОАО «Красный Восток-Агро». alki-rt.ru, 22.01.2019, 2020 елда билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган ачык шәхси-команда беренчелегендә 55 кг үлчәү авырлыгында 1нче урын алганАксубаевские борцы снова на пьедестале почета. Аксубаевский муниципальный район, 24.12.2020. Илдус — Яр Чаллы Сабан туе җиңүчесе, 2023 һәм 2024 елларда яшьләр арасында Аксубай районы Сабан туеның батыры булган Аксубаевский борец стал победителем в первенстве Казани. AksubayevoNews в Дзен, 19.05.2024.

2023 елда билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә (Болгар шәһәре) үз авырлык категориясендә җиңүче булган һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кергән (тренерлары Самат Гайнуллин һәм Илһам Камалов)Воспитанник спортивной школы Аксубаевского района Ильдус Камалов стал Чемпионом Республики. Аксубаево Live Вконтакте, 23.02.2023.

2023 елдан — Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының () Спорт институты студенты, «Спорт» (49.03.04) белгечлеге буенча тренерлыкка укый Камалов Ильдус Ильгамович. Портфолио студентов. e-academy.sportacadem.ru. Университетка укырга кергәч, билбаулы көрәшкә йөри башлаган (тренеры Габдеҗәлил Бари улы СөләймановГабдыжалил Сулейманов Вконтакте). Яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулаган.

2024 елда тренер Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2019) Динар Кәримуллин белән спортчы Россиянең спорт мастеры (2025) Илфат Миңнегалиев Лаеш районы өчен көрәшергә үзләренә тренировкага чакыргач, шунда күчкән. Хәзерге көндә Лаеш районы командасы өчен көрәшәЛилия Йосыпова. «Имгәнгән чакларда да көрәшәсе килә». «Ирек мәйданы», 18.06.2026, № 23 (817). — Б.19.. «Ак Барс» көрәш спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе (Россиянең атказанган тренеры Азат Әхәтов). Университетның укыту-спорт комплексында («Универсиада авылы» территориясе), даими рәвештә Казанның «Ак Барс» көрәш спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

Татарча көрәштә 70 кг, билбаулы көрәштә 75 кг авырлыкта көрәшә.

Спортта уңышлары 2024 — 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге (Алабуга) — 70 кг үлчәү авырлыгында җиңүче (тренеры Рәмис Марат улы Гозәеров; Нурлат районы өчен чыгыш ясаган)Камалов Ильдус - победитель Первенства Республики Татарстан по корэш среди юношей 2006-2007 г.р. Отдел по делам Молодёжи и Спорту / Нурлат Вконтакте, 13.01.2024. 2025 — билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге (2005-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында) — 75 килограмм авырлык категориясендә җиңүче — юниорлар нәтиҗәсе Россиянең спорт мастеры исемен бирүгә нигез булганПобеда Ильдуса Камалова на Первенстве мира по борьбе на поясах. Светлый Аксубаево Вконтакте, 28.12.2025. 2025 — Россиянең атказанган тренерлары М. М. Сәхабетдинов һәм Ә. Ш. Шәйхетдинов истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында (Алабуга) 75 кг авырлык категориясендә җиңүчеКазанские борцы завоевали золото и серебро на всероссийском турнире. tatarstan24.tv, 03.02.2025. 2026 — 2006-2008 елгы юниорлар арасында билбау көрәше буенча Идел буе Федераль округы Беренчелеге — 70 кг үлчәү авырлыгында җиңүче (ирекле стиль, тренерлары А. Әхәтов, Д. Кәримуллин) Проткол хода соревнований. fbnp-rt.ru. 2026 — көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Алабуга) — 70 кг үлчәү авырлыгында чемпион (100 мең сум күләмендә бүләк) Два дня борьбы и триумфа: в Елабуге завершился чемпионат Татарстана по корэш. elabuga-rt.ru, 17.01.2026. 2026 — көрәш буенча Россия чемпионаты (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) — 70 кг үлчәү авырлыгында чемпион (олылар арасында беренче җиңүе)Зөлфия Шәвәлиева. Россия чемпионатында тугыз Татарстан көрәшчесе чемпион исемен яулады. Татар-информ, 18.04.2026. 2026 — көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан, Россия) ― 70 кг үлчәү авырлыгында 3нче урынЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады. Интертат, 28.06.2026. 2026 — Яңа Дума «Авыл көне»ндә көрәш буенча ярышта 3нче урын (җиңүче Булат Мусин, 2нче урында Илмир Төхвәтуллин)На Дне села в Новом Демкине на борцовском ковре встретились именитые мастера и начинающие спортсмены. «Сельская новь» Вконтакте, 2.07.2026.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 — билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастерыПриказ Министерства спорта РФ от 26.12.2025 г. № 327-нг. msrfinfo.ru 2026 — көрәш буенча Татарстанның спорт мастерлыгына кандидатПриказ Министерства спорта РТ № 90/н от 05.06.2026 «О присвоении спортивных разрядов». minsport.tatarstan.ru

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Лилия Йосыпова. «Имгәнгән чакларда да көрәшәсе килә». «Ирек мәйданы», 18.06.2026, № 23 (817). — Б.19. Сылтамалар Статистика игрока Камалов Ильдус Ильгамович. tatarstan.schoolvolley.ru

Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары Төркем:Шәхесләр:Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты