Тимур Гыймранов, Тимур Илдар улы Гыймранов (Тимур Ильдарович Гимранов; 1997 елның 5 декабре, Үзбәкстан, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы ― 2026 елның 20 марты, Донецк Халык Республикасы, Покровск районы, Надеждинка) ― хәрби очучы, Ка-52 («Аллигатор») вертолеты командиры, махсус хәрби операциядә һәлак булган гвардия капитаны, Россия Федерациясе Герое (2026, үлгәннән соң). Махсус хәрби операция уздыру чорында Россия Герое исеме бирелгән 18нче татарстанлыПутин присвоил звание Героя России казанскому командиру Ка-52 посмертно. БИЗНЕС Online, 25.08.2026.
Тәрҗемәи хәле 1997 елның 5 декабрендә Үзбәкстанның Кашкадәрья вилаяте Каршы шәһәрендә туган. Әтисе Илдар Фәниз улы Гыймранов Үзбәкстанда туган, әмма тамырлары Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Әнисе Светлана Юлдаш кызы. Абыйсы 1992 елгы Руслан Елена Фенина. Герой әтисе: «Ут капкан вертолетны утыртканда тыныч була. Мин алай булдыра алмас идем». Татар-информ, 29.08.2026.тГаиләсе белән берникадәр вакыт Казанда яшәгән, соңрак Татарстан Республикасы Биектау районы Бөреле керүче Бимәр авылына күчеп килгән, анда йорт төзегәннәр.
2015 елда Казанның 27нче гимназиясен МБОУ Гимназия № 27 Вахитовского района Казани тәмамлаган. Чыгарылыш сыйныфларында укыганда ДОСААФ аэроклубына йөргән, анда самолетында тулы очу әзерлеген узган.
2015 елның 1 августында Россия Федерациясе Сызрань шәһәрендәге «Профессор Н. Е. Жуковский һәм Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясе» хәрби укыту-фәнни үзәге укырга кергән, аны 2020 елда тәмамлаган. Училищены тәмамлаганнан соң, лейтенант Тимур Гыймранов Свердловск өлкәсе Каменск-Уральский авиация частьләренең берсендә Ми-24 вертолеты командиры булып хезмәт иткәнТимур Ильдарович Гимранов и Илья Александрович Кужлев. ВКС — Герои нашего времени Вконтакте, 15.04.2026.
2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә: Ми-24 хәрби вертолетында десантчыларын йөрткән Ми-8не озата барган, Ка-52 вертолетларын һәм Ми-8 десант вертолетларын каплаган, шуннан соң Ка-52 хәрби вертолетына яңадан укытуга җибәрелгән. 2022 елда өлкән лейтенант («Ежик» кушаматлы) Гыймранов «Батырлык өчен» белән бүләкләнгән. 2026 елның мартында армия авиациясенең 17нче гвардия бригадасының Ка-52 («Аллигатор») вертолеты командиры буларак һәлак булган.
Үлеме 2026 елның 20 мартында Ка-52 вертолеты экипажы командиры Тимур Гыймранов һәм штурман-оператор Илья Кужлев Донецк Халык Республикасы һәм Днепропетровск өлкәсе чигендә Надеждинка (Надеевка) торак пункты тирәсендә хәрби бирем үтәгән. Биремнән кайтканда, аларның вертолетына украин ягы Пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткән. Вертолетның сул канаты чәлпәрәмә килгән, ул яна башлаган. Тимур Гыймранов идарәне саклап калган һәм вертолетны җиргә утыртуга ирешкән. Экипаж вертолеттан чыга алган, ләкин тиздән аларга янәдән украин ягы пилотсыз очу аппараты-камикадзе (БПЛА) һөҗүм иткән. Вертолетның командиры капитан Тимур Гыймранов һәм штурман өлкән лейтенант Илья Кужлев (1999 елда Пермь өлкәсе Елово районы авылында туган) алган яралардан һәлак булганнар Владимир Путин Татарстаннан очучы егеткә үлгәннән соң Россия Герое исемен бирде. Ватаным Татарстан, 25.08.2026.
Тимур Гыймранов Биектау районы Биектау авылындагы мөселман зиратында җирләнгән.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелгән Летчик из Высокогорского района представлен к званию Героя России. Высокогорские вести, 10.06.2026.
2026 елның 29 августында Россия Герое Алтын Йолдызы Гыймрановның әти-әнисенә тапшырылган Рөстәм Миңнеханов Россия Героеның әти-әнисенә Алтын Йолдыз тапшырачак. «Татар-информ»Наталья Рыбакова. Накануне Дня Республики Минниханов вручил госнаграды в Казанском Кремле. «Татар-информ», 29.08.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Летчик из Высокогорского района представлен к званию Героя России. Высокогорские вести, 10.06.2026 Станислав Шемелов. . Брал Гостомель, бил врага под Покровском, посадил горящий Ка-52: в Казани почтили память Тимура Гимранова. БИЗНЕС Online, 8.05.2026
Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучылар Төркем:2022 елгы Украина бәрелешләрендә үтерелгән Россия хәрбиләре Төркем:Сызрань ЮХАОУ тәмамлаучылар Төркем:Россия очучылары Төркем:«Батырлык өчен» медале (Россия) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Капитаннар (Россия Федерациясе)