АюлыОнлайн — энциклопедия Tatarica. () — Орынбур өлкәсенең Сорочинск шәһәр округындагы татар авылы.Жемчужина глубинки — Медведка.
Географиясе Авыл Оренбург өлкәсенең көнбатыш өлешендә, Төп Сырт калкулыгында, дала зонасында, Медведка елгасы ярында, районның административ үзәге Сорочинск шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба якынча 18 километр (туры сызык буенча) ераклыкта урнашкан. Абсолют биеклеге диңгез өслегеннән 148 метр.
Тарихы Аюлы авылына XIX гасырның икенче яртысында нигез салына. Риваять буенча, аңа качкын крестьяннар нигез салган. Юлның күп өлешен төнлә үтәргә туры килгән, юлчыларга юлны ай гына яктырткан. Авылның исеме «Аюлы» — ай юлы шуннан килеп чыккан.
Сугышка кадәр авылда 100 дән артык йорт исәпләнгән. Башлангыч мәктәп, медпункт, кибет, трактор остаханәсе эшләгән. Сарыкчылык үсеш алган була.
Фронтта яше буенча туры килгән барлык ир-атлар сугышкан. Фронттан 19 авыл кешесе әйләнеп кайтмый. Аларның фамилияләре күрше Алексеевка авылында урнашкан һәлак булган якташлар һәйкәленең пьедесталына уеп язылган.
2015 елның 1 июненә кадәр хәзер бетерелгән Матвеевский авыл советы составында була.
Халык саны
Авыл хәзер бөтенләй бушап калган диярлек. Халыкның күпчелеге — пенсионерлар. Җәй көне генә авыл урамнары бераз җанлана, әбиләре янына оныклары кайта.
Җенес составы
2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның җенес структурасында ир-атлар 57,1 %, ә хатын-кызлар 42,9 % тәшкил иткән.
Милли составы
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасындагы 72 кешенең 96 % ын татарлар тәшкил иткән.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Ырынбур өлкәсе татар авыллары