Палеография (бор.-грек. παλαιóς «борынгы» + γράφω «язу») — тарихи үсештәге борынгы кулъязма ядкәрләрнең тышкы билгеләрен өйрәнүче ярдәмче тарихи фән.

Палеография язу материалын, язу билгеләрен һәм төрләрен, язу коралларын, кулъязмаларның бизәлешен, язу караларын һәм буяуларын, кәгазьләрдәге су билгеләрен, штемпельләрне, кәгазьнең форматын һәм кулъязма китап тышлыкларын өйрәнә.Мәрданов, Р. Гарәп хәрефле татар кулъязмаларының палеографик үзенчәлекләре. — Казан, 2024. — Б. 3.

Палеография бурычлары: текстны хатасыз укып чыгу һәм аның мәгънәсенә төшенү күнекмәләрен булдыру, кулъязманың язылу вакытын, урынын һәм авторын, шулай ук аның төп нөсхә булуын билгеләү.

Палеография башка ярдәмче дисциплиналар белән тыгыз бәйләнгән. Мәсәлән, сфрагистика, хронология, археография, архив эше һ.б. Шулай ук ул тулаем чыганакларны өйрәнү гыйлеме белән бәйләнгән, чөнки палеографик алымнар чыганакны тышкы тәнкыйтьләү өчен материал бирә.Леонтьева, Г. А. Палеография, археография, хронология, геральдика, системы социального этикета : учеб. пособие / Г. А. Леонтьева. — М. : ВЛАДОС, 2015. — С. 5.

Тарих

Палеографияне фәнни өйрәнү 1681 елда Жан Мабильонның "De Re Diplomatica" (латин палеографиясе буенча) дәреслегеннән башланды. Ә термин үзе беренче тапкыр Бернар де Монфоконның "Palaeographia Graeca" (грек палеографиясе буенча) китабында кулланылган.

Искәрмәләр

Әдәбиәт

Леонтьева Г. А. Палеография, археография, хронология, геральдика, системы социального этикета : электрон. прил. к учеб. «Вспомогательные исторические дисциплины». — М. : ВЛАДОС, 2015. — ISBN 978‑5‑691‑02140‑4. Мәрданов, Р. Гарәп хәрефле татар кулъязмаларының палеографик үзенчәлекләре / Р. Мәрданов. — Казан : «Милли китап» нәшрияты, 2024. — 248 б. — ISBN 978-5-88473-108-0. Мустафина, Д. А. Палеография / Д. А. Мустафина. – Текст : электрон // Tatarica. Татарская энциклопедиясе : [сайт]. – URL: https://tatarica.org/ru/razdely/nauka/paleografiya Urry, W. G. Paleography / W. G. Urry. – Текст : электрон // Encyclopædia Britannica : [сайт]. – 2013. – URL: https://www.britannica.com/topic/paleography.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Тарих фәне Төркем:Текст Төркем:Мәдәният тарихы