Динә Мостафина, Динә Габделбәр кызы Мостафина Мостафина Динә Габделбәр кызы. Татарская энциклопедия TATARICA (Дина Абдулбаровна Мустафина; 1952 елның 23 ноябре, СССР, РСФСР, Магадан өлкәсе, бистәсе) — тарихчы-археограф, тарих фәннәре кандидаты (1986), доцент (1992). Казан университетының традицион классик тарих мәктәбе вәкиле, XVI–XVIII гасырлардагы Урта Идел буе төбәге тарихы, шулай ук Урта гасырлар рус чыганаклары буенча Россиякүләм танылган белгеч-галимәКазан федераль университетының рәсми сайты: https://kpfu.ru/main?p_id=10752&p_lang=&p_type=1.
Тәрҗемәи хәле Динә Мостафина 1952 елның 23 ноябрендә Магадан өлкәсенең Омсукчан эшчеләр бистәсендә туган.
1975 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын «тарихчы» белгечлеге буенча тәмамлый. Укуын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын турыдан-туры Казан университеты белән бәйли. 1985 елдан — ассистент, 1992 елдан — доцент булып эшли. Фәнни эшчәнлеген танылган профессорлар Игорь Ермолаев һәм Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә бик иртә башлый һәм аларның тугры шәкерте буларак таныла. Университетта палеография һәм чыганакларны өйрәнү фәннәрен укыта. Казан университетында гомуми эш стажы 50 елдан артып китә. Бүгенге көндә Татарстан тарихы кафедрасында эшли.
Фәнни эшчәнлеге Динә Мостафина — Урта Идел буе XVI–XVIII йөзләрдәге социаль-икътисади, этник һәм сәяси тарихына караган чыганакларны өйрәнү, аларны ачу һәм бастырып чыгару буенча фундаменталь археографик хезмәтләр авторы. Ул XVII гасырның катлаулы рус тизъязуын (скоропись) укый һәм фәнни әйләнешкә кертә алучы сирәк белгечләрнең берсе санала. Ул бастырган һәр китап тирән тарихи-гыйльми аңлатмалар һәм төпле белешмәләр аппараты белән тәэмин ителгән.
Үзенең озак еллык тикшеренүләрендә Динә Мостафина XVII гасыр уртасы Казан өязе писцовый кенәгә (2001), Зөя өязе тасвирламаларын (2004) һәм XVI гасырның икенче яртысына караган Казан архив материалларын җентекләп өйрәнә. Шулай ук ул Россиянең Нугай Урдасы (2006) һәм Кырым ханлыгы белән дипломатик мөнәсәбәтләрен ачучы Илчелек кенәгеләрен (Посольские книги) басмага әзерли«Труды Дины Мустафиной вызывают гордость и радость, что в Казани есть такой специалист федерального масштаба»: https://milliard.tatar/news/trudy-diny-mustafinoi-vyzyvayut-gordost-i-radost-cto-v-kazani-est-takoi-specialist-federalnogo-masstaba-5854.
Динә Мостафинаның аерым казанышы булып Зөя (Свияжск) тарихи-археологик комплексын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүдә катнашуы тора. Ул номинацион досье өчен Зөя крае тарихына бәйле чыганаклар текстын өч чыгарылышта бастырып, халыкара дәрәҗәдәге фәнни нигез әзерли. Төп хезмәтләре Мустафина Д.А. Основы русской палеографии. Казань: Изд-во Казанск.ун-та, 2024. Посольские книги по связям России с Крымским ханством. Вып IV. Посольская книга по связям Московского государства с Крымом. 1562–1564 гг. / сост. Д.А. Мустафина, научн. ред. И.В. Зайцев. Казань: Татар. кн. изд-во, 2023. Мустафина Д.А. Свод письменных источников по истории Свияжского края. Вып. 3. Источники по истории Свияжского края (1613–1645). Казань, 2018. Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой (1561–1566 гг.) / сост. Д.А. Мустафина; авт. предисл. В.В. Трепавлов. Казань: Татар. кн. изд-во, 2018. Мустафина Д.А. Свод письменных источников по истории Свияжского края: Источники по истории Свияжского края конца XVI – начала XVII вв. / сост. и ред. - Казань: Трехречье, 2017. Мустафина Д.А. Термины русского средневековья (XIV–XVIII вв.): учебное пособие. Казань, Казан. ун-т, 2014. Мустафина Д.А. Писцовые книги Зюрейской дороги Казанского уезда 1685–1687 годов. Казань: Изд-во Казан.ун-та, 2009. Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. / Д. А. Мустафина, В. В. Трепавлов. Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. Бүләкләре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале Искәрмәләр
Чыганаклар Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 2. Татарская энциклопедия TATARICA — Мустафина Дина Абдулбаровна: https://tatarica.org/ru/razdely/nauka/personalii/mustafina-dina-abdulbarovna Казан федераль университетының рәсми сайты: https://kpfu.ru/main?p_id=10752&p_lang=&p_type=1 «Труды Дины Мустафиной вызывают гордость и радость, что в Казани есть такой специалист федерального масштаба»: https://milliard.tatar/news/trudy-diny-mustafinoi-vyzyvayut-gordost-i-radost-cto-v-kazani-est-takoi-specialist-federalnogo-masstaba-5854 Сылтамалар
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучыларТөркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр