«Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» () — татарлар, башкортлар, типтәрләр, бакалыларның, нагайбәкләрнең халык музыка ижатына багышланган гыйльми басма. 1897 елда Санкт-Петербургта Император Фәннәр академиясенең басмаханәсендә, «Император Фәннәр академиясе язмалары»ның 2нче томында басылган.

Тарих Рус география җәмгыяте кушуы буенча С. Г. Рыбаков тарафыннан 1893-1894 елларда Көньяк Урал буйлап экспедиция вакытында тупланган материаллар нигезендә төзелә.

Китап — Урал төрки халыкларының музыка фольклоры буенча революциягә кадәр беренче һәм бердәнбер академик басма булып тора.

Эчтәлек «Уралның руслардан башка милләт халыкларының хәзерге хәле һәм көнкүреше турында очерклар» () һәм «Урал мөселманнарының иҗат әсәрләре» () бүлекләреннән торган кереш өлешендә халык музыкасы турында мәгълүматлар бирелә.

«Уралның руслардан башка милләт халыкларының басма иҗаты үрнәкләре» () бүлегендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр тикшерелә; ноталар бүлегенә җырлар һәм инструменталь көйләр (204, шуларның 128 — курай өчен) кертелгән;

Китап «Урал мөселманары арасындагы җырчылар һәм музыкантлар (сәяхәт очерклары)» ) бүлеге белән тәмамлана.

Җыентыкка кушымталарда экспедиция маршрутларының картасы, калмык, казакъ, әрмән халыкларының, казан һәм әстерхан татарларының җырларын һәм көйләрен туплаган «Азия музыка атналыгы»ның («Азия музыка журналы», 1816), Орск өязе 2нче Эткол авылында башкорт курайчысы К. Гобәйдуллинның портреты бирелгән.

Һәр җырчы һәм курайчының репертуарын, аларның тышкы кыяфәтен һәм әйтү манерасын, тыңлаучыларның ничек кабул итүен, җырлау урынын һәм шартларны (төнге учак янында, трактирда, туйда һ. б.) сурәтләү XIX гасыр музыкасын һәм көнкүрешне ачык күз алдына бастыра.

2012 елда басма «Башкортстанның З. Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты» нәшриятындә яңадан бастырып чыгарыла.

Сылтамалар Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. 1897 г. «МегакампусЪ». Электронная библиотека

Искәрмәләр

Төркем:Башкорт халык җырлары Төркем:Татар халык җырлары Төркем:Керәшен җырлары