Һинд динендә һәм Җәйничилектә җива (, ; , , альтернатив әйтелеш җив) ул тере мәхлукат, яки тормыш көче булган теләсә нинди берлек.

Җәйничелек һәм Һинд дине язмаларында җиваның соңгы максаты төрлечә тасвирлана (конкрет фәлсәфи мәктәпкә карап): матди булудан «азат булу» (мокша); Ходайга саф мәхәббәткә ирешү (бхакти); матди дөньяның бәхетеннән һәм кайгыларыннан арыну (җиванмукта). «Бхагавад-гита»да язылганча, җива үзгәрмәүчән, һәрдаим һәм җимерелмәүчән итеп тасвирлана. Ул тумый һәм үлми. Ул беркайчан да барлыкка килмәгән һәм барлыкка килми һәм барлыкка килмәячәк. Ул тумаган, һәрдаим, гел булучы һәм иң баштан булучы. Ул тән вафат булгач, вафат булмый. "Бхагавад-гита"да әйтелгәнчә, җива матди дөньяныкы түгел, ә "рухи" табигатькә ия. Реинкарнация процессы дәвамында, тәннең физик үлеменнән соң, җива, үзенең кармасы һәм шәхси теләкләренә карап яңа матди тән ала. « Кеше иске киемнәрен салып, яңаларын кигән кебек үк, җива иске һәм файдасызларын калдырып яңа матди тәннәргә керә. »

Сүз үзе Санскрит "җивас"тан килеп чыккан, тамыры "җив-" "суларга" дигәнне аңлата. Ул Һинд-Европа тамыры латин сүзе vivus - "тере" белән бер тамырлы.

Шулай ук карагыз Һиндстан диннәре Атман (Һинд дине) Брахман Аң Тиртханкара Веданта

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар The Science of the Emotions by Bhagavan Das 'Jiva' - usage in Bhagavata Purana Terms 'jiva' and 'soul' in Western and Eastern philosophy and religion

Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине фәлсәфәсе Төркем:Һинд дине төшенчәләре