Әзһәр Мөхәммәдиев, Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев (1933 елның 8 сентябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Сеңрән — 2018 елның 25 апреле, РФ, ТР, Казан ) — галим, тарих фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе (1994), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1995), Казан дәүләт университетының археология һәм этнология кафедрасы профессоры (1993), кафедра мөдире. Нумизматика өлкәсендә танылу алган белгеч. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1933 елның 8 сентябрендә Мухамадиев Азгар Гатауллович. Сайт Илишевского историческо-краеведческого муәея БАССР Илеш районы Сеңрән авылында туган. Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга кергән, укуын тарих бүлегендә тәмамлаган (1963).

1968-1971, 1974-1977 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

1977 елдан Казан дәүләт университеты укытучысы, профессор (1993), кафедра мөдире.

1992 елда тарих фәннәре докторлыгына диссертация яклаган. Диссертациясенең темасы: «VI-XV гасырларда Идел буе һәм Урал буеның акча әйләнеше» (). Остазы — Герман Федоров-Давыдов.

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе Һуннарның, болгарларның язуы Төрки-татар (харәзем, хәзәр, болгар, урда, казан) нумизматикасы Алтын Урда шәһәрләре һәм шәһәр мәдәнияте Ауразиянең борынгы һун-төрки дәүләтләре Сиксәннән артык фәнни хезмәте басылган. Харәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты Идел буенда һәм Урал алдында табылган б. э. к. II — б. э. VIII гасыр акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра.

Антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә.

Түбән Идел буенда, Әстерхан өлкәсендә (Сарай әл-Мәхрус, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмән), Татарстанда (Иске Казан, Казан кирмәне һ. б. шәһәрлекләр) казу эшләрендә катнаша.

Кайбер хезмәтләре Булгаро-татарская монетная система XII-XV веков. М.: Наука, 1983 Озон.ру сайты. Древние монеты Поволжья. К.: ТКН, 1990. Новый взгляд на историю гуннов, хазар, Великой Булгарии и Золотой Орды. Казан: ТКН, 2011. Древние монеты Казани. Памятник Чингисхану. «Звезда Поволжья», 05.05.2012 Преемница Великого Болгара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТР атказанган фән эшлеклесе (1994) Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Искәрмәләр

Сылтамалар Мухамадиев Азгар Гатауллович. КФУ сайты Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев. ТР ФА сайты. Ә. Г. Мөхәммәдиев «Милләттәшләр» сайтында Мөхәммәдиев хезмәтләре татар археологиясенең, нумизматикасының алтын фондына кереп калды. Азатлык радиосы, 27.04.2018 Известные люди нашего города. Мухамадиев Азгар. Сайт столицы РТ «Моя Казань»

Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:ТР ФА мөхбир-әгъзалары Төркем:Казан университеты профессорлары Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Алтын Урданы өйрәнүчеләр Төркем:Археологлар Төркем:Нумизматлар