Ирадә Хафизҗан кызы Әюпова ( яки , 1971 елның 13 июле, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — ТР мәдәният министры (2018 елның 3 маеннан), ТР атказанган икътисадчысы (2014). Чыганаклар аның Татарстан хөкүмәтендә югары вазифаларга күтәрелүен «Метшин кешесе» булуы белән аңлата.Люди Ильсура Метшина занимают ключевые посты в кабмине РТ. 14 февраля 2018, 12:34
Тәрҗемәи хәле 1971 елның 13 июлендә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакыда туган. «-математик» белгечлеге буенча Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, az) (1993), «юрист» белгечлеге буенча ТИСБИ (2002) тәмамлаган. 2014 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү белгече — MasterofPublicAdministration (MPA)» программасы буенча һөнәри белем күтәрү уза.
Хезмәт юлы 1994 — 1998 елларда — Түбән Кама шина заводында — программалаучы.
1998 — 2000 елларда — Түбән Кама коммерция үзәгендә баш белгеч.
2000 — 2004 елларда — Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитетында бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары.
2004 — 2005 елларда — Казан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.
2005 — 2006 елларда — Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты рәисе.
2006 — 2008 елларда — ТР икътисад министрлыгында бүлек мөдире.
2008 — 2011 елларда — ТР мәдәният министры урынбасары.
2011 — 2015 елларда — ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.
2015 — 2016 елларда — ТР министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.
2016 — 2018 елларда — ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.
2018 елның 3 маеннан ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнде. Азатлык радиосы, 03.05.2018
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 — ТР атказанган икътисадчысы 2026 — Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен Милли премиясенең «Төбәк дәрәҗәсендәге идарәче» номинациясендә лауреат Әюпова мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен милли премия лауреаты булды. Татар-информ, 3.04.2026. 2026 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены Әюпова II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 20.07.2026Указ Президента Российской Федерации от 20.07.2026 № 495. Официальное опубликование правовых актов.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ирадә Әюпова, ТР мәдәният министры. ТР хөкүмәтенең рәсми сайты
Шулай ук карагыз
Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:ТИСБИ тәмамлаучылар Төркем:Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:Инженерлар Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр