Леонардо Ди Каприо, Леонардо Вилһелм Ди Каприо (, 1974 елның 11 ноябре, АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес) — Америка кино актеры, продюсер.
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 11 ноябрендә АКШның Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәренең ярлы бистәсендә туган. Әтисе — тамырлары Капри утравыннан булган итальян милләтле Җорҗ. Әнисе — Икенче бөтендөнья сугышы ахырында бомбадан саклану урынында туып, 11 яшендә генә Америкага күчеп килгән алман милләтле Ирмалин. Улына исемне әнисе Леонардо да Винчи исеменнән алып куйган. Әти-әнисе һиппи тормышы белән яшәгән. Әтисе төрле журналлар өчен хиппилар тормышыннан комикслар һәм карикатуралар ясый. Әнисе юридик конторада сәркатип була. Уллары туып, бер ел үткәч, алар ир белән хатын булып яшәми башлыйлар. Алай да Леонардоның актерлык карьерасы үсә башлагач, аңа булышалар: әнисе улының финанс эшләрен алып бара, әтисе атна саен почта тартмасына килеп торган сценарийлар белән танышып бара. Леонардо Лос-Анджелестагы «Киңәйтелгән белем алу үзәге»н һәм Җон Маршалл мәктәбен тәмамлап, урта белем ала. Университетларга керергә хыялланмый, актерлык карьерасын сайлый.
Актерлык карьерасы
3 яшендә нәниләр өчен төшерелгән «Шаяннар өчен бүлмә» проектында катнаша. Шул вакыйгадан соң, камералар каршына бары тик 9 елдан соң гына әйләнеп кайта. Ундүрт яшендә артистларны яллый торган агентның клиентына әйләнә. Телевидениедә 30дан артык реклама ролигында төшә, «Микки (тычкан) исемендәге имин тәртип клубы», «Әгәр ата-анаңның берсе наркоман булса, ни эшләргә?» кебек белем бирү программаларында катнаша. Унбиш яшендә «Ата-аналар» сериалында кечкенә рольдә уйнарга кабул итәләр. «Санта-Бабара» сериалында Мейсон Кепвэлл исемле малайны уйный. «Розанна» комедиясендә, «Читләр» телефильмында кыска эпизодларда төшә. Уналты яшендә «Growing Pains» () сериалында өйсез-йортсыз малайны уйный. 1991 елда «Critters III» () фильмында (режиссер Кристин Петерсон) Җош ролендә төшә. 1992 елда яшүсмерләр өчен төшерелгән «Poison Ivy» () триллерында (режиссер Katt Shea Ruben) баш каһарман Силвиянең сыйныфташын уйный. 1993 елның 23 апрелендә АКШта премьерасы булган «This Boys Life» () фильмында (режиссер Michael Caton Jones) баш каһарман Кэролайн Вульфның өлкән улы Тоби роленә Роберт де Ниро Леонардоны 400 яшь актер арасыннан сайлап ала. Үзе Тобиның явыз үги әтисен уйный. Роберт де Ниро белән Леонардо 1996 елда «Marvins Room» () фильмында (режиссер Jerry Zaks) очрашалар. 1993 елда «What's Eating Gilbert Grape» () фильмында (режиссер Лассе Һальстрөм) актер Җонни Депп белән ике бертуганны (Гилберт белән Арни) уйныйлар. Арни роле өчен («икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясе) «Алтын глобус» премиясенә тәкъдим ителә, бүләк алмаса да, беренче мәртәбә зур күләмле бүләкләү тантанасында катнаша. «The Quick and The Dead» () фильмында (режиссер Сэм Рэйми) Kid (Малай) роленә Леонардоны Шарон Стоун үзе сайлап ала. 1996 елда «Williams Shakespeares Romeo + Juliet» () (режиссер Баз Лурманн) фильмында баш каһарманны уйный. 1997 елда «Titanic» (Титаник) фильмында (режиссер James Cameron) Кейт Уинслет белән гашыйк парны уйныйлар. 1998 елда «Man in the Iron Mask» () фильмында (режиссер Randall Wallace) Людовик XIVне һәм яшерен тоткынны уйный.
Фильмографиясе Атамасы Төп нөсхәсендәге атамасы Төшкән елы РолеМәхлүкләр - 3Critters 3 1991 Җош Агулы үрмәгөлPoison Ivy 1992 Егет Бу егетнең тормышыThis Boy's Life 1993 Тобиас ВульфГилберт Грэйпны нәрсә борчыйWhat's eating Gilbert Grape 1993 Арни ГрэйпАякка ату белән узган кичәThe Foot Shooting Party 1994 БадТулы тотылуTotal Eclipse 1995 Артюр Рембо Җитезләр һәм үлеләрThe Quick and The Dead 1995 БалаБаскетболчы көндәлегеThe Basketball Diaries 1995 Җим КэроллРомео + ДжульеттаRomeo + Juliet 1996 РомеоМарвинның бүлмәсеMarvin's Room 1996 ХэнкТитаникTitanic 1997 Җек ДоусонТимер битлекле кешеThe Man in The Iron Mask 1998 король Людовик XIV, яшерен тоткынЙолдызCelebrity 1998 Брендон ДэрроуКомлыкThe Beach 2000 Ричард"Донс Плам" кафесыDon's Plum 2001 ДерекНью-Йорк бандаларыGangs of New-York 2002 Амстердам Валлон Мине тота алсаң, тотCatch Me If You Can 2002 Фрэнк Уильям АбигнэйлАвиаторThe Aviator 2004 Һовард ҺьюзЮлдан язганнарThe Departed 2006 Билли КостиганКанлы алмазBloody Diamond 2006 Дэнни АрчерУнберенче сәгать11th Hour, The 2007 СөйләүчеЯлган белән тоташBody of Lies 2008 Роҗер ФеррисҮзгәрешләр юлыRevolutionary Road 2008 Фрэнк УиллерКаргыш утравыShutter Island 2010 Тедди ДэниелсБашлауInception 2010 Доминик КоббҖ. ЭдгарJ. Edgar 2011 Эдгар ГуверАзат ителгән ҖангоDjango Unchained 2012 Кэлвин КэндиОлы ГэтсбиThe Great Gatsby 2013 Җей ГэтсбиУолл-стрит бүресеThe Wolf of Wall Street 2013 Җордан БелфортРевенантThe Revenant 2015 Һью Гласс
Бүләкләре Оскар премиясе Елы Төшкән киносы Категориясе 2015Исән калган«Иң яхшы ир-ат роле» «Алтын глобус» премиясе Елы Төшкән киносы Категориясе2016Исән калган«Иң яхшы ир-ат роле (драма)»2014Уолл-Стрит бүресе«Иң яхшы ир-ат роле (мюзикл яки комедия)»2005 Авиатор «Иң яхшы ир-ат роле (драма)»
MTV каналы премиясе Елы Төшкән киносы Категориясе 1998 Титаник«Иң яхшы ир-ат роле (драма)» 2005 Авиатор«Иң яхшы ир-ат роле (драма)»
Әдәбият И. В. Захаров. Леонардо Ди Каприо: биография актера и человека. М.: Захаров.Аст, 1998. ISBN 5-8159-0007-9
Сылтамалар Leonardo DiCaprio. IMDb Leonardo DiCaprio. Рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:АКШ актерлары Төркем:АКШ кинопродюсерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:«BAFTA» премиясе лауреатлары Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены кавалерлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары