«Научный Татарстан» — ТР ФА журналы. 1995 елдан 2023 елга кадәр Казан шәһәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятында басылган.

Тарих ТР Фәннәр Академиясе журналны 1995 елдан бирле чыгара. Журнал булдыру – яшь Фәннәр академиясенең мантыйкый карары булган, Фәннәр Академиясенең президенты (1992–2006) академик Мансур Хәсәнов: журнал фәнни һәм иҗтимагый киңлектә «визит карточкасы» итеп кабул ителгәнРузилә Мөхәммәтова. «Җиңел булмаячак»: Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тагын бер журнал чыгара башлый. Интертат, 1.07.2026.

2015 елга кадәр журнал чыгару белән ― эчтәлеген формалаштырудан алып бастырып чыгаруга кадәр ― ТР Фәннәр Академиясенең «Фән» нәшрияты шөгыльләнгән. 2000 елдан башлап «Научный Татарстан» журналына параллель рәвештә «Фәнни Татарстан» журналы бастырыла башлаган һәм 10 еллап чыгарылган. Әлеге журнал рус телле версиянең тәрҗемәсе түгел, мөстәкыйль журнал булган. Аеруча әһәмиятле текстлар тәрҗемә ителгән.

2014 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әлеге журналны үз канаты астына алып, аны алга таба да чыгару мөмкинлекләрен тапкан һәм ул хәзергәчә чыгып килә. «Научный Татарстан»га килгәндә, 2016 елда журналны чыгаруда өзеклек булып алган (ул елны журналның бер саны да чыкмаган) һәм 2017 елда журналны чыгару Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына тапшырылган ― әлеге институт аны 2023 елга кадәр өзлексез чыгарып килгән. Журнал чыгару эше Татар энциклопедиясе институтына тапшырылгач, аны гуманитар юнәлештә калдыру турында карар кабул ителгән һәм 3 төп юнәлеш алынган: тарих, филология, социология.

2017 елдан башлап, фәнни журналларның гомумроссия тенденциясеннән чыгып, «Научный Татарстан» үзгәреш кичергән: киң җәмәгатьчелеккә фәнни белем җиткерү түгел, ә Академиянең гуманитар институтлары хезмәткәрләренең эш нәтиҗәләрен бастыру төп максатка әверелгән. Шулай итеп, «Научный Татарстан» журналы укучылар өчен түгел, авторлар өчен журналга әверелгән. «Научный Татарстан. Гуманитарные науки»

2026 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Научный Татарстан. Гуманитарные науки» (Scientific Tatarstan. HUMANITIES) журналын чыгара башлаган. Журнал елга 4 мәртәбә рус һәм инглиз телләрендә чыга.

Журнал 1995―2023 елларда ТР Фәннәр Академиясендә басылган «Научный Татарстан» журналының дәвамчысы буларак кабул ителсә дә, ул алдына яңа максатлар куелган өр-яңа журнал. Журналның баш мөхәррире ― Айнур Тимерханов, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты, баш мөхәррир урынбасары ― институт директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков.

Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында басманың беренче саны тәкъдим ителгән. Беренче санда I Бөтенсоюз тюркологлар съездында Газиз Гобәйдуллин доклады турында филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина мәкаләсе, ХХ гасырның икенче яртысында татар драматургиясенең тематик үзгәреше турында филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина мәкаләсе, Кариев исемендәге Казан татар яшьләр театрының «Алтынчәч» спектаклендә милли кыйммәтләр кризисы проблемасы яктыртылган филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко мәкаләсе бар.

2 елдан соң – 8 сан чыкканнан соң – басманы журналы (Россия Мәгариф министрлыгының Югары аттестация комиссиясе формалаштырган исемлеккә кергән журналлар) итәргә планлаштырыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:Русча журналлар Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Фәнни журналлар