Боз яву () — елның җылы вакытында (күбесенчә, җәй көне) бик куәтле яңгырлы өем болытлардан җир өстенә төшә торган каты атмосфера явым-төшеме.
Тарих
Һаваның температурасы + 10° тан күтәрелгәндә, гадәттә, яшенле яңгыр вакытында ява. Тыгыз боз кисәкчекләре рәвешендә була. Боз кисәкчекләре төрле формада очрый. Бозның диаметры 2-5 мм була. Кайбер боз кисәкләре () күгәрчен йомыркасы, хәтта тавык йомыркасы зурлыгына җитә. Бу вакытта боз яву зур афәтләр китереп чыгара (үсемлекләрне харап итә, автомобильләргә техник-матди зыян китерә, бина тәрәзәсе пыялаларын вата, түбәләрне, коймаларны тишә һ. б.)
Боз явуны булдырмау Боз явуны булдырмас өчен: бозга каршы ракеталар яки снарядлар кулланалар очкычтан болыт өстенә реагентлар (гадәттә, көмеш иодиды яки кургаш иодиды) сиптерәләр. Боз кисәкләре вакланалар һәм җиргә төшкәнче эреп бетәләр.
Боз яву озакка бармый: 1-2 минуттан 10-20 минутка кадәр сузылырга мөмкин. Күпчелек очракта боз яву коеп яуган яшенле яңгыр белән бер вакытта була.
Галерея
Сылтамалар В. В. Бровкин. Атмосферные явления – классификация и описание. meteocenter.net Ләйсән Сәлимова. Табигатьтә суның әйләнеше. Чык, бәс, яңгыр һәм кар ничек ясала? ilbyak-school.ucoz.ru
Моны да карагыз Кар Кар бөртеге Рашкы
Искәрмәләр
Төркем:Табигать Төркем:Метеорология Төркем:Явым-төшемнәр