Локман Закиров, Локман Фатыйх улы Закиров (1928 елның 19 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Түбән Ушмы) — хәрби очучы, язучы. Рус телендә яза. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001 елдан). Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (2021) Татарстан Язучылар берлегенең әдәби премияләре лауреатлары билгеле булды. ТР Язучылар берлеге сайты.

Тәрҗемәи хәле

1928 елның 19 февралендә Татарстан АССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Түбән Ушмы авылында тимерче гаиләсендә туган. Әтисе Фатыйх, әнисе Нәкыя. Түбән Ушмы мәктәбен (7 сыйныф)Түбән Ушмы мәктәбеннән 5 язучы чыккан: Хуҗи Мәхмүтов, Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Ринат Мөхәммәдиев, Локман Закиров, Мамадыш педагогия укуханәсен (1945) тәмамлаган. 1945—1948 елларда күмәк хуҗалыкта эшли, Түбән Ушмы һәм башка авыл мәктәпләрендә укытучы була. 1948 елда хәрби хезмәткә алына, авиатор булып хезмәт итә. Хәрби хезмәт срогы тулгач, армиядә кала. Киевта авиация институтын (2000 елдан Милли авиация университеты) (uk) тәмамлап, хәрби очучы була, 25 ел хезмәт итә.

Иҗаты Документаль, ярымдокументаль материаллар, публицистика жанрында эшли. Кыска яза. Армиядә офицер булып хезмәт иткәндә, мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. Пенсиягә чыккач, ныклап яза башлый. Язмаларын Мәскәү газета-журналлары «Огонек», «Москва», «Новое время», «Столица», «Литературная газета», «Новая газета» бастырып чыгара. «Огонек» журналында «Сколько стоит загробная жизнь вождя?» дигән (сугыш вакытында, 1941—1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә саклануы турында) мәкаләсе басылгач, шуннан бик күп газета-журналлар күчереп бастыра. «Би-Би-Си», «Голос Америки» (), «Немецкая волна» (), Азатлык радиосыннан язмаларын укыйлар. Үзгәртеп коруның (ru) беренче елларында Казанда әсәрләрен басмыйлар Локман Закиров: «Минем татар кешесе булуымны беләләр». «Шәһри Казан»«», 05.04.2015. 1995 елда чыккан «Мостафа» китабыЗакиров, Лукман Фатыхович. Мустафа: Повести и рассказы. Российская государственная библиотека (Казан: «Таң-Заря», 1995) «Ел китабы» конкурсында 1нче урын алгач, Казанда да танылу ала. Беренче тапкыр аның Татарстан турындагы «Коммунизм утравы» дигән мәкаләсен «Шәһри Казан» газетасы тәрҗемә итеп бастыраЛандыш Әбүдарова. Локман Закир: Язучы оппозициядә булырга тиеш. Азатлык радиосы, 25.05.2010. Егермеләп китабы чыккан (публицистика, документаль материаллар һәм повестьлар, хикмәтләр, күпчелек китапларын дачасын, машинасын саткан үз акчасына бастыра). Китапларның сюжеты танып белүгә, күпләргә мәгълүм булмаган факт-хәлләрне аңлатуга корылган, фәлсәфә, психологик табышлар, уйланулар бар. Иҗатына тәнкыйть белән караучылар да бар: авторны фактлар белән бик «кыю» эш итә дип саныйлар Оргазм в стадии маразма. Сайт tartaria.ru. «Гнездо кукушки», «Вершина айсберга» китаплары Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Кыска мәкаләләре, шәрехләмәләре, хикмәтләре «Звезда Поволжья» газетасында даими басыла.

Китаплары 1983 — Антиутопия 1991 — Афоризмы 1993 — Абитуриенты. Казан: «Заря-Таң». 1994 — Вынужденная посадка. Казан: «Заря-Таң». 1994 — Летная книжка. Казан: «Заря-Таң». 1994 — Рассказы и стихи. Казан: «Заря-Таң». 1994 — Размышления : "Пессимист станет оптимистом, если он..." Казан: «Заря-Таң». 1995 — Мустафа : повести и рассказы. Казан: «Заря-Таң». 2003 — Гнездо кукушки. Казан: ТКН. 2010 — Сборник некоторых комментариев, статей и гипотез. 2013 — Добро и зло. Казан: «Бриг». 2013 — Зигзаги. 2013 — Сборник некоторых комментариев, статей и гипотез. 2014 — Точка невозврата Автор: Закиров, Лукман Фатыхович. library.kai.ru. 2014 — Абитуриенты. Казан: «Бриг». 2014 — Летная книжка. Казан: «Бриг». Вершина айсберга. Казан: ТКН һ. б. Искәрмәләр

Сылтамалар Рәшит Минһаҗ. Локман Закиров: Мин очраклы кеше түгел. «Ватаным Татарстан», 10.08.2018 Исповедь случайного человека. «Звезда Поволжья», 24.03.2015

Төркем:ССРБ хәрби очучылары Төркем:Укытучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Милли авиация университетын тәмамлаучылар Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары